ЮЛӘР с. 1. 1) Акылсыз, тиле, дивана. Мәгълүм ки, әкиятләрдә, гадәттә, күрер күзгә йолкыш кына булган берәр диванарак кеше --- билгеле бер ноктага кадәр мәгълүм шартларда юләр кеше маскасын – битлеген киеп йөри дә, вакыты җиткәч, аны салып ташлап, үзенең асыл сыйфатын – зирәклеген күрсәтә. Ф.Хатипов 2) Уйламыйча юләрләрчә әйтелгән, акыл белән нигезләмичә ниятләнгән яки эшләнгән. Сабый башына шундый юләр уй килеп торуын күр әле. В.Нуриев. Авыл дип беләсеңме әллә син анда, әллә нинди усал бәндәләргә очрарсың, чыгарып ташла андый юләр уйларыңны... К.Кара 3) Акылга сыешмаган, кызык өчен генә әйтелгән, эшләнгән. Көрәгенә таянган хәлдә кайчандыр колагына чалынган бер юләр мәзәкне исенә төшереп, авыз чите белән генә елмайгандай итте. А.Хәлим. – Ташла бу юләр гадәтеңне, юкса тунап, тиреңне салдырам бит, – дип, берәр тапкыр тал чыбыгы белән [бүре баласы] Чатанга сырты буйлап сыптыруының да файдасы тимәде. А.Хәсәнов 4) Мавыгучан; тиле, җилбәзәк. Телең ни сөйләгәнне колагың ишетсен, юләр кыз! А.Гыйләҗев. Дарулары аның бер йолдызда Ялкынланган юләр йөрәкнең. В.Галиев 2. и. мәгъ. 1) Акылга зәгыйфь, исәр, дивана кеше. Акылны юләрдән өйрән. Мәкаль. Юләрләр мәҗлесендә акыллы кеше мәзәк күренер. Мәкаль. Үзең юләр булсаң да, сүзләрең шактый акыллы күренә. Р.Вәлиев 2) Җиңелчә уйлый торган, ахырга кадәр уйлап бетерми торган кеше, сантый. Аяз көнне яңгыр көткәнмен икән мин юләр. А.Алиш. – Юләр мин, чын-чынлап юләр, – дип сүкте ул үзен. А.Вергазов 3. рәв. мәгъ. к. юләрләрчә. Әмма бу көлүе каһкаһәле юләр көлү түгел. Ф.Яхин ◊ Юләр (кеше) әйтмешли «Уңайсызрак булса да, җае чыкканда сорыйм әле» мәгънәсендә. Юләр кеше әйтмешли, әллә үз толымың түгелме? Н.Кәримова. Юләр сату Юләрләрчә сөйләшү, кылану. Нишләп тузгыган корт иле кебек гөжли, шаулый, юләр сата бу яшь-җилкенчәк һәм инде күптән акыл утыртырга, сабырланырга тиешле чем кара мыеклы ир-ат халкы? Т.Әйди |