ЮЛАУЧЫЛЫК и. 1) Юлаучы булу, юлда йөрү эше

2) Пассажир булу. Вокзалның эче-тышы вак-төяк киосклар белән тулган, --- һәр юлаучылык фирмасының үз мәркәзе эшли, аларның вәкилләре, вокзал мәйданында бер-берсен уздыра-уздыра, мөсафирларны үз автобусларында барырга өнди. Т.Әйди. Бигрәк тә безнең Русия кебек мөсафирларга хезмәт күрсәтүче инфраструктуралар зәгыйфь, яралгы хәлендә генә булган илдә юлаучылыкның бу ягы аеруча зур әһәмияткә ия. Татарстан яшьләре

3) күч. Нигездә иш булмыйча, билгеле бер очракта, аерым бер чорда гына булган иптәшлек (сәяси төркемнәр, сыйныфлар тур.). Такташның Октябрь елларында революциягә юлаучылыктан пролетариат әдәбиятына союздашлыкка таба үсеше аның символист-идеалистлыктан --- социализм төзелеше --- күренешләрен шигъри сурәтләрдә күрсәтү һәм тәгъбир итүгә килеп ялгану рәвешендә барды. Фәнни Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә