ЮЛАМАН и. иск. Юлаучыларга, сәүдәгәрләргә юл күрсәтү һәм олау, кәрваннарны озата бару белән кәсеп итүче кеше; юл күрсәтүче, кулавыз. Яманнан яман кем яман? Ят явына юламан. Мәкаль. Тулган ай юламан булып алдан барды, кара атка җайдак менгән кара япанчалы кызга иң туры сукмакларны табышты. Л.Зөлкарнәй |