ЮЛ и. 1. 1) Бер торак пункттан икенче торак пунктка яки аның эчендә йөрү өчен хезмәт итә торган, тапталган яки махсус түшәлгән җир буе, җир кишәрлеге. Һәр көнне иртән иртүк ул [Сәетгали], мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә, Сыртланга китеп бара. Ә.Еники. Язгы көпшәк кар каплаган кыр буйлап чана юлы сузылган. Р.Батулла 2) Өстеннән яки эченнән хәрәкәт, элемтә алып барыла торган тирәлек. Киров – элекке Уржум шәһәре була инде... --- ләкин, беренчедән, анда ни су юлы, ни тимер юл бармаган. А.Тимергалин 3) Үтелгән яки үтелергә тиешле ара . Без, әнә, картәти белән Мәскәүгә кадәр бардык, ә син шундый якын юлга да икеләнеп торасың. З.Мурсиев . Кызларымның сөйләүләренә караганда, болар ул юлны гадәти кырык-илле минут урынына сәгать ярым чыкканнар. Р.Гаязетдин 4) Берәр тоткарлык, комачау һ.б. аркылы үтәргә мөмкин булган урын. Сунарчылар һич кенә дә шул ешлыктан кайту юлын таба алмыйлар икән. Р.Батулла. Тукталмый ул, югалмый ул, аккан су юлын таба. А.Нәҗми 5) Берәр җиргә, урынга алып бару өчен сайланган, уйланган уңайлы маршрут, юнәлеш. Әйдәгез, мин сезне олы урамга кадәр озатыйм, югыйсә үзегез генә юл таба алмассыз. Г.Әпсәләмов. Барыр юлын яхшы белгәннәр дә Кайвакытта юлын югалта. М.Шиһапов 6) Юнәлеш, бару юнәлеше. Юлчы егет килгән юлына озак кына төбәлеп карап тора да сарымай кыздырылган табага охшаган кояшка күтәрелеп бага... Г.Гыйльманов 7) Берәр нәрсәдән соң калган эз, сызык. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ә.Еники. Кышкы чана-чаңгы юллары салынгач, дус малайлар белән таудан шуарга, җыелышып, урман ягына китә идек. Ф.Яхин 8) Язуда хәреф, сүзләр теземе. Хатының соңгы юлларын Җырлар белән тутыра. Ф.Кәрим. Саргаеп, майланып беткән кәгазь битләренә матур гарәп хәрефләре белән тезелгән тигез юллар Мөсәллимнең язмыш тамгасына, яшәү, гомер мәгънәсенә әверелә. Г.Гыйльманов 9) Җыерчык, сыр. Еллар үткән, сиздермичә, Маңгайга юллар сузып. Р.Баһаутдинов 10) Чәчне ике якка аерып тарагач барлыкка килә торган ачыклык. Яулык читеннән, җем-җем итеп, көмеш алкалары, ике якка аерып үргән чәч юлы күренеп тора. Г.Бәширов 11) Кая да булса бару һәм шул араны үтү белән бәйле мәшәкатьләр, кыенлыклар; шуңа дип билгеләнгән чыгымнар. Йөктән юл азыгы тутырган брезент сумкасын алып, башта теге кешегә зур гына бер кисәк ит һәм калай кружка тоттырды... В.Нуруллин. Ерак дип, юл мәшәкате зур дип, аның авылдашлары бәйрәмгә кайтмадылар. М.Мәһдиев 12) Сәфәр, сәяхәт; сәфәр чыгып, йөреп башкарыла торган йомыш, эш. – Соң, ярар, мәслихәт. Хәерле юл, алайса! – Чәчүгә чыгу буламы ул, уракка төшүме, балаларны укырга бирүме, я булмаса чит авылга кунакка барумы – һәммәсенә шулай карчыкның рөхсәтен сорап, фатихасын алалар. Г.Бәширов. Акъәби аларга [авылдашларына] бик якын кеше, --- шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Ә.Еники 13) Кабатлаулы эшнең бер әйләнеше. Көлтәгә киткән атлылар, бата-чума, кичкырын гына кайттылар, --- икенче юлга барып тормадылар: атлар да, йөкчеләр дә хәлдән тайган иде. А.Гыйләҗев 14) күч. Дәвамлы рәвештәге эш, шөгыль, шул юнәлештәге эшчәнлек. Мөфти Солтановның халык арасында абруе була, чөнки аның дәверендә ахыр чиктә мәчет-мәдрәсәләр күбәя, халык аң-белем, мәгърифәт юлына баса. А.Тимергалин 15) күч. Яшәү рәвеше, эш, шөгыле белән аерымланып торган гомуми яшәеш юнәлеше. Күңелдә тәртип юк икән – кешенең тормышында да тәртип юк, күңел азгын икән – кеше үзе дә бозык юлда йөри. Ф.Бәйрәмова. Изге юлда шәһит булсаң илең өчен, Халкың сине изге итеп дога кылсын. Г.Мөхәммәтшин 16) күч. Тормыш, гомер, яшәү вакыты аралыгы. Мөхәммәдьярның тормыш юлы турында барлык мәгълүмат шул ике-өч әсәрендәге хәбәрләре белән генә чикләнә. М.Гайнетдин. Тукай кыска, әмма иҗат ялкыны белән тулы гомер юлы үтә. М.Хәсәнов 17) күч. Эш итү рәвеше, метод, ысул, алым, әмәл, чара, җай. Шәмси, аптырабрак калса да, төрле юл берлән ярдәм итүне эзләргә тотынды. Г.Исхакый. – Барыбер эзенә төшәчәкләр аның, юлын табачаклар! – диде сөйләүче, ашыкмыйча гына. Н.Фәттах 18) күч. Нинди дә булса эшчәнлектә, эш, хәрәкәт итүдә, эзләнүдә һ.б. алган юнәлеш. Беренче милли шагыйрь, мәшһүремез Мәҗит әфәнде Гафури хәзрәтләренең «Себер тимер юлы» атлы шигыре минем күземне ачты, мине искелекнең хатасыннан якты юлга күндерде... Г.Ибраһимов. – Ләкин мәгънәсезгә корбаннарны арттыру --- шулай ук дөрес юл түгел. – Кайда соң ул дөрес юл?! – дип сорады Задонов. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. Мәртәбә, тапкыр, кат, рәт. Беренче юлга шушысы [алты чәчәк бәйләме] җитеп торыр. Сәүдәләр уңышлы чыкса, иртәгә тагын килергә мөмкин ич. Ф.Яруллин ◊ Юл адаштыру 1) к. юл адашу. Кәҗә тавы битеннән челтерәп аккан чишмә юл адаштырган, диделәр. Н.Гыйматдинова. Минем Шарлык авылына юл чыгып киткән төпчек улым Мөсәллимне, юл адаштырмый гына, исән-имин үзебезнең Әмир авылына алып кайтып җиткерсәң иде. З.Зәйнуллин; 2) Эзәрлекләүчене ялгыштыру, тикшерүне, бутап, ялгыш юлга кертеп җибәрү. Әгәр юлда барганда артларыннан чит машина тагылса, юл адаштырып, саташтырып бетерә. Хезмәт даны. Юл адашу Юлны, сукмакны, юнәлешне югалту. Халид бине Вәлид килеп гаскәрне тапмады, юл адашып, бер биек тауга чыкты. К.Насыйри. Юл алу 1) Нинди дә булса юнәлештә китеп бару, юнәлү. Фазылҗан --- иярләнгән көрән биягә атланып, урманга таба юл алды. Н.Яһудин; 2) Хәрәкәткә килү, хәрәкәт итә башлау. Нәсыйхәттән татлы күз яшь юл алды. Мәҗлиси. Елга, бер чакрымлап арырак күчеп, яңа юл алган. И.Хуҗин; 3) Ара үтү, үтәргә өлгерү. Бераз юл алгач, Хәмит ишүдән туктады да Мәрхәмбикә калган якка күз салды. М.Хәсәнов; 4) Билгеле бер максат белән яшәү, эшчәнлек күрсәтү. Үз тарафыннан берәр яңа һөнәргә яисә телгә өйрәнеп, яңа юл алуны мәслихәт тапты. Г.Исхакый; 5) Нинди дә булса юнәлеш алу, үзгәрү (хәл, вазгыять тур.). Үзгәрешкә таба юл алган вакыйгаларга сөенәбез. Ф.Яхин. – Кемнәр генә юктыр монда, нинди генә бичаралар үз язмышының кай якка юл аласын көтеп ятмыйдыр? – диде Мотаһир. Р.Кәрами. Юл арасыннан уку Язылганның, әйтелгәннең эчке мәгънәсен аңлап алу. Муса Җәлилнең бик күп шигырьләреннән, --- юл арасыннан укылган фикерләреннән һәм бигрәк тә «Двинага» дип язылган дулкынландыргыч юллардан Латвияне төсмерләп була. Казан утлары. Юл асты мәгънәсе Ачыктан-ачык әйтелмәгән, әмма язмадан аңлашылып торган эчке мәгънә, яшерен эчтәлек. Биредә [хикәядә] юл асты мәгънәләренә саллы вазифа йөкләнә. М.Хуҗин. Юл ачу 1) Алда торган киртәләрне бетереп, йөрерлек ара хасил итү. Ул авыл зиратына кадәр карны чистартып юл ачуны да кайгырткан, кабер казуны да оештырган. Әлки хәбәрләре; 2) к. юл бирү ( 1 мәгъ.). Закир кимәдән сикереп төште, җитезлек белән яшь хатынын култыклады да икегә ярылып юл ачкан халык уртасыннан өйгә алып китте. Г.Ибраһимов; 3) Алга хәрәкәт итәргә, нинди дә булса уңышка ирешергә, үсеш алырга мөмкинлек тудыру. Башка төрле китаплардан аермалы буларак, әдәби әсәрнең бөеклеге шунда: ул кешеләргә яшәү тәҗрибәсе бирә, аларга үзләрен хис итәргә, тоярга, аңларга өйрәтә, аларның хыялларына һәм өметләренә юл ача. Ф.Яхин. Мондый кулай тарафның һәркайсы да Хәмбәл тегермәненә инеш булып коела һәм, теләсә, әгәр бик теләсә, аңа хан тәхетенә юлны ача ала иде. В.Имамов; 4) Чәчне тараган вакытта, тигез итеп аралап, ике якка аеру. Чәчен озын итеп үстерә, дәрескә кергәч, чәч юлларын ачып, кыеклап тарап куя. М.Мәһдиев. Юл ачылу 1) Йөрерлек, үтәрлек булу. Башкомандующий итеп билгеләнгән генерал Щербатов, язгы ташудан соң юллар ачыла башлагач, Казанны ташлап, Оренбургка чыгып китә. В.Имамов; 2) Мөмкинлек барлыкка килү, форсат туу. Бәхеткә каршы, миңа бер бүлмә алырга юл ачылды. Б.Урманче. Юл аягы 1) иск. Юлдан килгән кешегә бирелә торган бер савыт (аяк) кымыз. Давыд, юл аягы дип, көлә-көлә, самавыр, бик күп чынаяклар, әллә ничаклы пәрәмәчләр алдырды. Г.Ибраһимов; 2) Юл йөреп берәр йомыш башкарганнан соң бирелгән әҗер яки өстәмә түләү, бүләк. – Бу сезгә юл аягы, – [дип Николай Иванович] Габделхәй кесәсенә гәзиткә төрелгән әйбер тыкты. Ә.Галиев; 3) к. юл башы ( 1 мәгъ.). Дәүли абзый, менә монысы – юл аягы булыр. Т.Гыйззәт. Юл басу Юлчыларны талау, юлда йөргән кешегә һөҗүм итү. Авылдан качкан Степашка Косойның каядыр тайгада кеше талап, олы юл басып йөрүен әйтәләр. Г.Ахунов. Юл башлап баручы Беренче булып баручы . Беренче итеп, юл башлап баручы итеп куйгач, дөям тынды, рәхәтләнеп атлый. Алдан йөрергә, башлап йөрергә күнеккән икән! Ш.Галиев. Юл башы Нинди дә булса эш-хәрәкәт, эшчәнлекнең башлангычы. «Иттифак әл-мөслимин» партиясе төзелү – XX йөз башы татар милли хәрәкәтенең юл башы дисәк тә дөрес булыр. С.Максуди. Юл бирү 1) Юлдан читкә тайпылып, кемгә дә үтеп китәргә мөмкинлек тудыру; юл сабу. Машина, сигнал бирә-бирә, урам буйлап рәхәтләнеп тәгәри, тыкрык башын тутырып утырган ишле бәпкәле казлар, каңгылдашып, аңа юл бирделәр, тамак төбе белән эндәшеп, бәпкәләрен читкә чакырдылар. А.Гыйләҗев; 2) к. юл кую. Юләр, җиңдем, дияр, акыллы, юл бирдем, дияр. Мәкаль. Юл булсын! Уңышлы, хәерле сәфәр теләп әйтелә торган сүз. Гөберле Бака Киеккә: – Хуш килдең, мәрхабә! – дип, каршысына барып сәлам бирде. – Юл булсын вә аягың мөбарәк булсын! Ибн әл-Мөкаффаг. Юл булу к. юл уңу. Юлга аркылы яту Кемгә дә булса комачаулау, төрле тоткарлыклар ясау. Берләшү озак бәхеткә, мәңгегә булсын, дип кенә әйтәсе дә бит, юк, сез аяк чалдыгыз, юлга аркылы яттыгыз, иманлы авызымнан чыккан газиз сүзләремә колак салмадыгыз! Казан утлары. Юлга киртә кору Кемнең дә булса эшенә комачау тудыру, омтылышын туктатып калу, алдан чара күрү. Олуг мәгърифәтчебез, Казанга кайткач, чын-чынлап белем тарату, китаплар язу эшенә керешә, әмма көнчел холыклы адәмнәр аның юлына гел киртәләр корып куя. Р.Рахман. Юлга салу 1) Нинди дә булса эшне, эшчәнлекне көйләп җибәрү, җайга салу, җайлау, рәтләү. «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкерте Заһид Шәркый-Йосыповка 1924 елның башында казакъ телендә «Юл» газетасын редакцияләү, газета чыгаруны юлга салу эше йөкләтелә. Л.Хәмидуллин; 2) Дөрес юлдан тайпылган кешене намуслы тормыш алып барырга өйрәтү. Кешене изге юлга салу, аны юлдан яздыруга караганда, мең тапкыр кыенрактыр. М.Хәбибуллин. Юлга төшү 1) Кирәкле җиргә илтә торган юлны табу, шул юл буйлап бара башлау. Алар, аның кебек ятимә хатыннар, клубтан чыгып, авылларына кайтыр юлга төшкәч, --- үзләренә бирелгән бүләкләрне --- тау үрендә яткан Бүләк урманына җиткәч кенә ачып карарга булдылар. А.Хәлим; 2) Тиешле юнәлештә, чынбарлык таләп иткәнчә, дөрес, гадел эш итү. Тугры юлга төшсәңез, үз халкыңызга әллә ничаклы хезмәт итәрсез... Г.Ибраһимов. Юлга чалыш килү Юл уңмау, теләккә ирешүдә комачаулар барлыкка килү. Юлда аунап ятмый Кадерсез, кирәксез түгел. Юньле эш юлда аунап ятмый шул ул. Шәһри Казан. Юлдан аздыру к. юлдан яздыру. [Пәйгамбәребез] «Йөрәгегезне шушы дөнья малы гына хак юлдан аздырачак», – дип әйтә. Риваять. Юлдан азу Тиешле тәртиптән, инсафтан чыгу, җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны бозу; саташу, ялгышу. Изге, игелекле юлдан азган залимнәргә үзләренең түбән инстинктларын тормышка ашыру өчен юллар ачылды. И.Вәлиулла. Юлдан чыгу к. юлдан азу. Алар мине дә ысулы җәдидәгә үгетләп караганнар иде дә, әмма тугры юлдан чыгар исәбем юклыгын күргәч, кире чигенделәр. М.Галәү. Юлдан шашу к. юлдан азу. Адәмнәр гүя юлларыннан шаштылар. Г.Ибраһимов. Юлдан яздыру Азгынга, әхлаксызга әйләндерү, тәүфикъсызландыру. Нәфес – шайтан, ул адәмнәрне юлдан яздыра. Ш.Бабич. Юл калдыру Мөмкинлек бирү, каршылык күрсәтмәү. Кырыс холыклы бабайның: «Кеше булганчы укыйсың!» – дигән сүзләре чигенергә юл калдырмый иде. Р.Вәлиев. Юл кәгазе к. юллама ( 1 мәгъ.). Фәсхинең кулына «Өч нарат» совхозының башкаручысы итеп билгеләнгән юл кәгазе тоттырдылар. Ф.Сәйфи-Казанлы. Юл кешесе Юлчы, сәфәрдәге кеше, мөсафир. Килгән кешедән, син кем, нинди йомышың бар, дип сорамыйлар, башта ашарга утырталар, юл кешесе юлда арыгандыр, тәүдә бераз хәл җыйсын, диләр. З.Мурсиев. Юл килү 1) Сәфәрдә булып, юлда йөреп килеп керү. – Юл килеп туңгансыздыр, мин самавырны яңарттырыйм әле, сезнең ямщикны да туйдырсыннар... – дип сөйләнә-сөйләнә, Рөстәм бәк әфәнде ишектән чыгып китте. Г.Рәхим; 2) Юл билгеле җирдән икенче җиргә алып бару. Ә тимер юл станциясеннән колхоз үзәгенә, асфальт ук булмаса да, чуер таш түшәп салынган олы юл килә. В.Нуруллин; 3) Юл уңае булу. Моннан соң карчык кызның агасы каршысына туктый да аңар сеңелесе исеменнән хитаб итеп җырлый: – Борылышка борылыш юл килсә, борылырсыңмы, агакай? Г.Рәхим. Юл киселү Чарасыз хәлдә калу, мөмкинлек бетү. Су буена төшкән саен бозларга карыйм: бозлар кузгалдымы – синең кайтыр юлың киселә. Ф.Яруллин. Юл кисү 1) Кемнең дә булса барган юлында комачау ясау, аркылы тору. Кызу гына чабып килгән ат, кинәт туктаган уңайга борылып китеп кызның каршысына чыкты да, үзенең биек озын гәүдәсе белән аның юлын кисте. Н.Яһүдин; 2) к. юл басу. Анда [учак тирәсендә] утыручылар да кеше аягы басмаган караңгы урманда каяндыр юл кисеп, мал басып кайткан юлбасарларны хәтерләтәләр иде. Г.Бәширов. Юл кисүче Юлбасар, юл басучы, талаучы. Кем син үзең? Юл кисүче? Иблис мәллә? Һ.Такташ. Юл котлык (котлыгы, коты) 1) бор. Юлга чыкканда үзең белән алган кот, бөти; 2) Яхшы теләк мәгънәсендә әйтелә. Сиңа – юл котлык (коты, котлыгы), миңа – өй котлык (коты, котлыгы). Әйтем. Юл кую 1) Үзең теләмәгән эшкә яки нинди дә булса хәрәкәткә, чараларга түзеп тору, шуңа каршы көрәшмәү. Әллә син мине һәрбер башбаштаклыгыңа юл куяр дип уйладыңмы? А.Вергазов; 2) Ташлама ясау, каршы килмәү, рөхсәт итү. Икесе дә эрудитлар, белмәгән нәрсәләре юк, әмма мактаныша башласалар, берсе икенчесенә юл куяр димә. А.Хәсәнов. Юлны буу Нинди дә булса омтылышны, берәр төрле хәрәкәтне туктатып калу. Усал ерткыч теш ыржайта, куркыныч авазлар... Агулы еланнар юлны буа... Р.Камал. Юл өзелү Юл үтә алмаслык, йөри алмаслык хәлгә килү. Кыш җиткәч кенә [дөяләрне] хуҗалары тотып ала, чөнки кышын даланы кар баса, машина юлы өзелә. М.Маликова. Юл өстендә 1) Хәрәкәткә комачаулап, юл уртасында. Бер кочак печән күтәреп, «әллү генәем, бәллү генәем» дип көйләп килгән Газинур юл өстендә басып торган Сәлимгә: – Әзрәк читләш әле, егет, күлмәгеңә печән ябышмагае, – диде. Г.Әпсәләмов; 2) Узышлый юлга якын, юл уңаенда. Чаллыдан Казанга барышлый, юл өстендә, Таулар Иле дигән авыл бар. А.Хәсәнов. Юл сабу Читкә тайпылып юл бирү. Көчле юл саба икән, көчсезнең куанычтан башы әйләнә, ди. М.Галиев. Юл сызу План төзү, алдан уйлап эш итү. Безгә юл күрсәтеп, юл сызып, дөрест вә тугры юлга димләп, шуңа өндәүче булмаса, без бер кыйблага таба бара алмас идек, яңлышыр идек, таралыр идек... Г.Исхакый. Юл тоту 1) Юнәлү, кая да булса бара башлау. Ул [Суфи Аллаһияр] хаҗ кылырга ниятләп, Казан ягына таба юл тота. А.Гайнетдинов; 2) Билгеле бер чиккә таба, билгеле якка үзгәрү, йөз тоту. Каршылыклар активлашу шартларында кара кытайлар тәхете тотрыксызлыгы тирәнәю, таркалу ягына юл тота. М.Гайнетдин; 3) Билгеле сәясәт алып бару, берәр максатка омтылу, эш йөртү. Сүз сөрешеннән Ихласның якты киләчәккә юл тотканын аңлады. А.Гыйләҗев. Юл төшү 1) Юл өзелеп торганнан соң яңадан йөрерлек хәлгә килү. [Әнкәсе] Гөлбану кызым белән Закир кияүне чана юлы төшүгә кунакка алдырам, дип әйтте, ди. Г.Ибраһимов; 2) Берәр җиргә барырга туры килү, насыйп булу, кирәк чыгу; 3) Юл уңае туры килү. Хуҗалар безне: «Юл төшсә, туп-туры үзебезгә керегез», – дип озатып калды... А.Гыйләҗев. Юл уңае Китеп бара торган юнәлеш белән туры килгән, шул юнәлешнең өстендә булган. – Суташ сезгә юл уңае түгел бит, – диде Фидая. М.Маликова. Юл уңаен(д)а Кая да булса барышлый, китеп барган уңайдан, юлагай. Эш төшеп Назарбәккә баруым әле, юл уңаеннан сезгә сугылып чыгарга булдым. Р.Мирхәйдәров. Юл уңайлый 1) к. юл уңаен(д)а. Хәлегезне ишеттем дә Юл уңайлый бер кердем. К.Булатова; 2) Юлда барганда. Әйдә, илтеп ташлыйм, Юл уңайлый гәпләшербез дә. Р.Вәлиев. Юл уң булу к. юл уңу. Юлы уң булсын да моның кебек изге җаннар адым саен очрап торсын иде әле! В.Имамов. Юл уңу Йөрүнең, сәфәрнең, йомыш-юлның нәтиҗәсе әйбәт булу, уңышлы тәмамлану. Җиләкчеләрнең юлы уңган: икесенә чүмәкәй тулы ике савыт җиләк алып кайтканнар. С.Поварисов. Юл чыгу 1) Кая да булса барырга дип юл алу, сәфәргә китү. Ялан өстенә эңгер-меңгер иңгәч, ерактагы авыллардан килгән кунаклар юл чыгарга җыена башлады. В.Имамов; 2) к. юл төшү ( 1 мәгъ.). Юлын бүлдерү к. юлын бүлү . Ышыграк чатларда кар бөртекләре бер урында бөтерелә, җил улый, әйтерсең юлын бүлдергәнгә ачулана, урамның ике ягына өелгән кар көртләрен пыран-заран китерергә җыена кебек. Г.Әпсәләмов. Юлын бүлү Хәрәкәт итүне туктатып калу, тукталырга мәҗбүр итү. Ике арага ташласаң, көзге шунда ук үтеп булмаслык дәрья-суга әверелә дә явыз затларның юлын бүлә. Г.Гыйльманов. Юлында тору Кемнең дә булса омтылышына комачаулык тудыру, теләкләренә каршы булу. Кызның елап китүе [йоласы] аның язмышы юлында торган серле көчләрне җиңү, явыз рухларны йомшарту өчен кирәк, дип саналган. Йола һәм уен җырлары. Юлын таптап табан төшү Берәр эш, әйбер артыннан күп йөрергә туры килү. Юлыңа ак җәймә 1) Юлга чыккан кешегә яхшы теләк буларак әйтелә. – Синдә тырышлык, үҗәтлек җитәрлек – юлыңа ак җәймә, – ди аңарга Мирсәет, кулын биреп. Р.Мөхәммәдиев; 2) к. юлыңны кара. Энекәш, андый уй белән килсәң, дүрт ягың кыйбла, юлыңа ак җәймә. Ф.Сафин. Юлыңны кара «Китә бир, үтеп кит, юлыңда бул» мәгънәсендә. Лучше син, егет, тыгылып йөрмә, кайткансың икән, кунак бул да әнә юлыңны кара! Ә.Еники. Юлың такыр к. юлыңны кара. Әйдә выжт – сыптыр, юлың такыр чакта. Р.Хәмид. Юл яздыру к. юл адаштыру. Ә мин ул арада, юл яздырып, әллә кайларга китеп бардым. Г.Бәширов. Юл язу к. юл адашу. Юл яздым китеп еракка, Хыяллар бармак яный. Буй җитмәс җиргә үрелдем – Мин әле һаман сабый. Р.Гаташ. Юл ялгышу к. юл адашу. Юл ялгышып, адашып килеп чыккан адәмнәр генә, су буенда бала җитәкләп йөргән «су җене» белән «су анасын» күреп, тизрәк авылга кайтып китү ягын карыйлар иде. Г.Гыйльманов. Юл яру к. юл ачу. Ул да шулай, күкрәген калкан итеп, дөреслеккә юл ярып бармакчы иде. М.Маликова |