ЮКТАН рәв. 1) Булмаганга, булмау сәбәпле, булмау нәтиҗәсендә. Канатлар безнең ничә ел Талпынмый торып кыркылды. Дуслыкта ихласлык юктан. Ф.Гыйззәтуллина

2) Юкка, тиккә генә, нигезсез, тиктомалдан. Кинәт көзгене исенә төшерүе юктан түгел. Г.Гыйльманов. Старостаның, риза булып, улына башка җирдә авыл-йорт корырга ризалык бирүе юктан түгел иде. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә