ЮКСЫНУ ф. 1) Кемнеңдер юклыгыннан, нәрсәдер булмаудан сагынып пошыну, күрәсе килүдән авыр хисләр кичерү. Әбүзәрнең үзе кебек үк бөтен авылда дан тоткан эте Бүретотар, хуҗасын юксынып, төн буе шыңшып, елап чыккан. А.Тимергалин. Хәзер инде күңел өйдәгеләрне генә түгел, урман буйларын, су юлларын, урамнарны, шул урамда йөргән һәр кешесен юксына. Н.Кәримова 2) диал. Югалту, озак күрми торудан борчылу, кайгыру. – Сиңа адресланган хат, – диде ул, ишарәләп. – Кемдер сине юксынып кулын сузган. Әйе, җылы кулын, ә син аның кулын күрмәмешкә салынасың, янәсе, синең үз хәлең генә хәл. А.Гыйләҗев Юксына башлау Юксынырга тотыну. Инде Нияз юксына башлаган иде, тагын шул ук машинада кабат капка төпләренә кайтарып куйдылар. Ф.Хуҗин Юксына төшү Тагын да ныграк юксыну Юксынып бетү Тәмам, бик нык юксыну. Әнисен дә, әтисен дә юксынып беткәндер инде... Г.Гыйльманов Юксынып йөрү Озак вакыт дәвамында юксыну; әле, хәзер юксыну. Син нигә шулай озак тордың, тагын кара көннәрне юксынып йөрүеңме? А.Гыйләҗев Юксынып кую Кинәт кенә, бераз вакыт юксыну кичерү. Яшь чаклар искә төшә дә, кемнедер юксынып куям... И.Юзеев Юксынып тору Һаман, гел юксыну. Ә менә шулар өстенә үзеңнең яраткан эшең, инде экраннан китсәң дә, сине юксынып торган тугры тамашачың да булса, менә шулдыр инде ул тулы бәхет. Шәһри Казан Юксынып чыгу Билгеле бер вакытның башыннан ахырына кадәр юксыну. Төне буе юксынып чыктым... Г.Гыйльманов |