ЮКСЫЛ с. 1. Ярлы, фәкыйрь, мохтаҗ. Әмма юксыл бәндәләренә Аллаһы Тәгалә хаҗ боермады. К.Насыйри. Без барлык олуг эшләрне авыр һәм юксыл дәверләрдә ерып чыктык. З.Мурсиев

2. и. мәгъ. 1) Ярлы, хәерче, фәкыйрь кеше. Колагымда фәкать юксыллар аһ-зары. Ә.Үргәнчи. Читкә кума син ятимне, узгынчыны, юксылларны, ал табынга… Р.Батулла

2) Юксыну, озак күрми торудан сагынып борчылу халәте. Авылдашларыгыз Касыйм белән Салисә Япониянең җылы җилләре аша һәммәгезгә юксыл тулы сәламнәр җибәреп, хәер-догаларыгызны өмет итеп кала. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә