ЮКМЫШ и. 1) Юк нәрсә, дөньяда булмаган әйбер

2) Фәкыйрьлек, кытлык чоры. Тишек прощайлы «юкмыш» чорларыбыз артта калды. Безнең гәҗит

Юкмыш бабай Дөньяда булмаган, яшәмәгән бабай; Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкиятеннән сөйләмдә активлашкан образ. Балалар әдәбиятында Юкмыш бабай мәңге бар булмыш! Ш.Галиев. Юкмыш бабай заманында Бервакытта да, һичкайчан. Юкмыш буш акча Юк акча; акча булмау, акчасызлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә