ЮКЛЫК и. 1) Булмау, юк булу хәле. Һәрбер гакылсызлыкның сәбәбе тәрбия юклык. Г.Бубый. Янымда таянычым юклык көннән-көн ныграк сиздерә. Г.Гыйльманов 2) Ярлылык, фәкыйрьлек, мохтаҗлык. – Әгәр минем белән барсаң, аны ачып, сиңа шулкадәр алтын бирермен – гомереңдә юклык күрмәссең, – диде. К.Насыйри. Их син, гүзәл һәм кыска гомерле яшьлек! Замана авырлыклары, юклык вә михнәте белән дә ул бәхетле һәм гомер буе сагынып сөйләрлек. З.Мурсиев 3) лингв. Эш-хәрәкәтнең булуын инкяр итүне белдерә торган грамматик категория; киресе: барлык. Фигыльне исемнән һәм башка сүз төркемнәреннән аера торган иң универсаль чара – аның юклык формасы. Ф.Хисамова ◊ Юклык заман Ачлык, кытлык чоры. Елар идем эчем пошканнан; Тик әнкәйләр юклык заманда ук Безгә еламаска кушканнар. Р.Идиятуллин. Юклыкка чыгу сир. к. юкка чыгу. Һавада берничә минут салынып, юклыкка чыга барган тәмәке төтене кебек, аның [ Насрыйның] фикер-хыяллары да таралып китә иделәр. Ш.Камал |