ЮКЛЫ’-БАРЛЫ с. 1. к. барлы-юклы. Ул, кинәт терсәгенә таянып, юклы-барлы хәле белән торырга итенә башлый. Г.Ахунов. Акчасы юклы-барлы гына булса да, Фәгыйлә аны [Тукай әсәрләренең беренче зур җыентыгын] кулыннан бирмичә сатып алды. С.Сабиров

2. рәв. мәгъ. Аз, күп түгел; начар. Булдым ярлы, киендем юклы-барлы. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә