ЮККА рәв. 1) Булмаганга, булмау сәбәпле, булмау нәтиҗәсендә. Баягы газапларга сәбәп булганлыгы өчен кыйнап ташларга уйласа да, хәле юкка тукталды. Г.Ибраһимов

2) Нигезсез, бер сәбәпсез, тиккә, тикмәгә, тиктомалга. Маһруй апа, мин зур кешеләр белән сөйләшә белмим, дип юкка гына куркып йөргән икән. Г.Әпсәләмов. Вакытын юкка әрәм итмәде. Т.Әйди

3) Инкяр итү яки юклык формасы белән берлектә нәрсәне дә булса раслау, ышандыру өчен кулланыла. Күл ягыннан ах-ух килеп ишетелеп торган тавышларның кинәт туктап калуы да юкка түгел... Г.Гыйльманов. Аһ, юкка аларга өметләнәме? Аларның хәбәрен тыңлап, ару җан, юкка иңрәнмә! А.Җәгъфәр

4) Мәгънәсезгә, бушка, кирәкмәгәнгә, нәтиҗәсезгә. Бәйрәшеваның бүгенге мәкаләсе безгә аяк чалу өчен оештырылган, дип уйлыйм – юкка тырышалар! Без барыбер бирешмәячәкбез! А.Тимергалин

5) Билгеле эш-хәлгә, вакыйгага һ.б.ш.га үкенү яки йомшак кына шелтәләү мәгънәсен белдерә. Юкка ачуландым, юкка бәпкәемә карыштым... А.Алиш. Ананың күңелендә: «Нидер яшерә, юкка җибәргәнмен баланы, үзем генә барасым калган», – дигән уй кайнашты. С.Поварисов

Юкка йөрү Кирәкмәгән, файдасыз, булмастай эш артыннан йөрү. Юкка йөрисез, сезнең алда тәүбә итәрлек гөнаһ эшләгәнем юк минем! Г.Ибраһимов. Юкка көл иләү к. юкка йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә