Ю’К БУЛУ ф. 1) Кинәт югалу, күренми башлау. Тамчылар җиргә тәгәрәп төшеп юк була. Р.Батулла. Калган өч конвойчы да капка артында юк булды. Р.Кәрами

2) Бетү, юкка чыгу. Әмма, Кылый Хәмит исемен ишетү белән, Миңлегөл йөзендә туган шатлык-куаныч нурлары, җил тузгыткандай, шундук юк булды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә