Ю’К-БАР җый. и. 1. 1) Әһәмиятсез, кирәксез, мәгънәсез нәрсәләр. Туктап, исәнлек-саулык сорашып, юк-бар сөйләшеп тордык... Л.Ибраһим-Вәлиди. Әй яшьлек, җыен юк-бар өчен янып-көеп йөрүләр... И.Сираҗи 2) Ялган, уйдырма сүз, гайбәт, төрле имеш-мимеш һ.б.ш. нәрсәләр. Ирем Наил дә бик әйбәт, мине аңлады, юк-бар белән үртәмәде. Яңарыш 3) Куркыта яки шатландыра торган, ләкин чынлыкта булмаган нәрсәләр: ырым, сихер, җен-өрәк, төш һ.б. шундыйлар. Әйе ул аны [төшен] Мотаһирга сөйләмәде бит әле. Әллә юк-бар белән иренең башын катырмаска, кәефен кырмаскамы? Р.Кәрами 2. с. мәгъ. 1) Әһәмиятсез, кирәксез, мәгънәсез. Гаишник туктата, юк-бар сәбәп табып бәйләнә. Ф.Дәүләтбаев 2) Ялган, уйдырма, асылы булмаган. Мондый хәбәр таралса, эшлекле атмосфера калыр димә, юк-бар сүз – агачны эчтән ашап барган корт кебек ул. М.Миншин 3) к. юк 4. ( 3 мәгъ.). Синең юк-бар кеше генә түгел икәнең маңгаеңа язылган. Н.Акмал |