| ЮКӘ и. 1. 1) Мальвачалар семьялыгыннан кабыгыннан мунчала алына, үзагачы җиһаз ясау өчен, төзелеш материалы буларак кулланыла торган, саргылт вак хуш исле чәчәкле, йөрәксыман яфраклы агач. Тирә-юне сыек яшел яфраклы юкә, каен агачлары белән ярымбоҗра сыман уратып алынган түгәрәк күл. А.Вергазов. Мәтрүшкәләр, юкә чәчәкләре кайнатып, шул төнәтмәләрне дә эчерә торгач, баланың хәле яхшыра төшкәндәй тоелды. А.Әхмәтгалиева 2) Шул агачның кабыгы. Ул юкә батырып мунчала суя, шуңардан пумала бәйлиләр, чыпта сугалар, тал кайрысы әзерләп тапшыралар. З.Мурсиев 3) Чабата, кызау, тубал һ.б.ш. әйберләр үрү өчен, яшь юкә кабыгыннан телеп алынган тасма. Аның [Вәли картның] сумкасында кайрак, пәке, юкәдән үргән чехол эчендә шешә белән су, шырпы, ашау ризыгы. М.Мәһдиев 4) сөйл. Мунчала; юкәр. Ишегалдында юкәдән бау ишеп маташкан Хәләф урыныннан куба алмыйча торды. Ф.Яхин 2. с. мәгъ. 1) Шул агачтан ясалган, шуның үзагачыннан әзерләнгән. Өч ел йөреп, күреп күнегелгән урыннар бөтен ваклыклары – су тамып торган юкә такта түшәмнәре, кыйшайган яңаклы ишекләре һәм саламнары бүселеп-бүселеп торган түбәләре белән күңелдә калыктылар. А.Гыйләҗев. Юкә бүрәнә мунча салырга бер дигән, ә кабыгын, кубарып, бакча артындагы күлгә батырдык. Сөембикә 2) Шул агачның кабыгыннан ясалган. Хуш исле юкә бишектә тибрәнеп үскән чагым... А.Хәлим 3) Шул агачның кабыгыннан суелган тасмалардан үрелгән. Сарык дисәң, сарыкка әллә ни охшамаган лабаса бу – әнә бит өстенә иске сырма киеп алган, башында колакчын бүрек, аягында юкә чабата... Г.Гыйльманов. Тугызак әби, тугыз улына тугыз юкә кызау биреп, урманга җибәрде. Ф.Вәлиев 4) сөйл. Мунчаладан, юкәрдән ишелгән. Кигәвен, черки вакыты булуга карамастан, шунда да [Баһадир (ат)] үзен бик сабыр тоткан иде: барлы-юклы юкә дилбегә-арканын ник бер тапкыр өзеп карасын, ичмаса! В.Нуруллин. Иске генә саргылт чикмәне өстеннән билен бозау муенчагы шикеллерәк юкә бау белән бәйләп куйган. Н.Яһудин ◊ Юкә белешмә к. юкә язу. Юкәдән ясалган Начар, юньсез; булдыксыз, кулыннан эш килми торган (кеше тур.). Юк, мин әйтәм, сандугачкаем, Фәрхетдин юкәдән ясалмаган. Ш.Бикчурин. Юкә урынына каезлау Чамасыз талау, бик нык алдау. Юкә чөй Юха тел, юмалау сүзләре. Әти сүзне авылча ерактан урап, профессорга юкә чөй кыстырып, баллап-шикәрләп әйтте. Гөлшәһидә. Юкә язу Ялган язу, ялган белешмә |