ЮКАРУ ф. 1) Калынлыгы кимү, юка булып китү, юкага әйләнү, нечкәрү. Күкерт кислотасы бакырны эретәдер, аннан тагы бакыр куфараз пәйда буладыр, шул сәбәпле бу куллануда бакыр кисәге дигәнебез кими вә юкара. К.Насыйри 2) Сирәкләнү, тыгызлыгы, куелыгы кимү. Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. Г.Гобәй 3) күч. Ябыгу. Аның нечкә гәүдәсе дә, бугаз төере алга чыгып торган озын муены да, иләмсез озын борыны да, ничектер, барысы да юкарганнар. Г.Әпсәләмов Юкара бару Акрынлап, аз-азлап юкару; торган саен күбрәк юкару. Берсенең кесәсе калынайган саен, икенчесенеке юкара бара. В.Гали Юкара башлау Юкарырга тотыну, юкару билгеләре күренү. – Юл төшләре күрмәгәниеңме, Майшәкәр апа? – диде председатель, юкара башлаган чәчен артка тарый-тарый. – Юлга апчыгарга дип килдем бит әле мин сине. Сөембикә Юкара төшү Бераз юкару. Гали абзыйның болай да чандыр йөзе тагын да боеккан, кылыч борыны да юкара төшкән. Г.Әпсәләмов Юкарып алу Азга, кыска вакытка гына юкару. --- сүз башына кайтыйк, дигәндәй, – юкса [сүз] җебе юкарып алды, гафу үтенәм. Ф.Яхин Юкарып бетү Тәмам, бик нык юкару. Мамык шәл инде тузган, юкарып беткән. Г.Әдһәмова Юкарып калу Берәр төрле сәбәптән, вакыттан соң юкару; бөтенләй юкару. Бурычларны тапшыргач, [кесә] бөтенләй юкарып кала. Ф.Бурнаш. Болай да ябык, сузан кеше, ул хәзер бөтенләй юкарып калган. А.Расих Юкарып килү Акрынлап юкару. Игътибар: таҗ төбенә гипс калынрак ягыла, очына таба юкарып килә. Сөембикә Юкарып китү к. юкара төшү. Чырае көл төсенә кергән, тыгыз калын ияге сыер карыныдай шәлперәеп төшкән, хәтта тышау җитмәс муены да юкарып киткәндәй күренә. М.Әмирханов |