ЮКАГАЧ и. 1. Кайрысы суелган юкәнең үзагачы. [Картәтәй:] Бик бирештем быел, улым! Юкагач ташуы авырайды. Бер барганда биш-алтыдан ары күтәреп булмый. Н.Фәттах

2. с. мәгъ. Шундый үзагачтан эшләнгән. Фазулла бабай белән әбисе балчык белән катырган бәләкәй генә юкагач өйләрендә икәүдән-икәү генә торып калдылар. З.Зәйнуллин

Юкагачка атландыру Төрле ялган вәгъдәләр белән нәрсәне дә булса алдап алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә