ЮКА I с. 1. 1) Яссы әйбернең аркылы кисеме кечкенә, нечкә булган; киресе: калын. Ләкин рәхәт көннәр озакка сузылмады: зәһәр салкыннар китереп бәрде, тирә-юнь юка кар катламына төренде. В.Имамов. Стеналар пөхтә итеп юка такта белән тышланган һәм, бик шәпләп, олиф белән буялган. А.Гыймадиев 2) Куе түгел, сирәк. Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. А.Гыйләҗев. Кап-кара кашларына төшеп торган юка ак чәчләре исә бөтенләй балаларча самимилек өсти иде. А.Әхмәтгалиева 3) Салкын үткәрә, салкыннан саклый алмый торган, җылы түгел, җиңел. Әле мин белгәндә генә Сираҗи кышкы суыкта бер кат юка бишмәт белән калтырап туңып йөри торган бер кибетче малай иде. Г.Камал. Өстендә култык астындагы тишекләреннән көзге яңгырлы ачы суык җил уйнап торган юка пальто. Г.Ибраһимов 4) Какча гәүдәле, нәзек, ябык, чандыр. Тәнзилә бала вакытта елак кына, усал гына, нечкә сыйраклы, юка гәүдәле бер кызчык иде. А.Гыйләҗев 5) Итләч булмаган, нечкә. Ул, әледән-әле җиң очын тарткалап, чыра шикелле юка беләкләрен яшерергә тырыша иде. Г.Бәширов. Теге [шофёр], күзләрен акайтып, бер Азатка, бер тимер сыныгына карый, агарынган юка усал иреннәре калтырый башлый. А.Тимергалин 6) Нечкә һәм яңгыравыклы, югары. Балалар Гарәф абыйларының шаяртуларына күнегеп беткәннәр иде, аның юка тавыш белән чәрелдәвенә, көлешә-көлешә, ишеккә ташландылар. Ф.Сафин 7) күч. Аз, нәтиҗәле түгел, сыек, фәкыйрь. Нигә соң синең ындырдагы Эшең бик юка? М.Җәлил 8) күч. сир. Көчсез, чыдамсыз, егәрсез, хәлсез. Әллә буын яшькә күкрәк юка, әллә куллар ныгып җитмәгән. Ш.Маннур 2. рәв. мәгъ. 1) Нечкә итеп. [Табынга] Бик юка туралган, борчак оны катыш арыш оныннан иләмичә пешерелгән, уалып торган ипи килде. А.Гыйләҗев 2) Җиңелчә генә, калын киемнән түгел. Шәһәрчә юка киенгән кыз тукталышта бик озак автобус көтте. Г.Мирһади |