ЮК хәб. сүз 1. 1) Нәрсәнең яки кемнең дә булса булмаганлыгын, чынбарлыкта очрамавын белдерә; киресе: бар. Анда бернинди канал-арыклар да, яшел-зәңгәр урманнар да юк. А.Тимергалин. Кулы белгән кешеләр юк инде хәзер, менә элегрәк бар иде алар. Ф.Яхин 2) Алда бирелгән сорауга тискәре җавап бирү, билгеле сүзне кире кагу, аның башкача булуын белдерү өчен кулланыла. Ә Феникс алламы, түгелме? Юк, аның аллалыгы бик чамалы, утта янгач, яңадан терелә торган кош бугай ул... А.Тимергалин 3) Икенче инкяр формасы белән бергә килеп, күрсәтелгән әйбернең, хәл-вакыйганың очравын, булуын раслый. Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар. Г.Тукай. Озакламыйча, шәһәрнең беренче ахуны булу ихтималы да юк түгел. Г.Ибраһимов 4) Тартым кушымчалы сүзләрдән соң килгәндә, әйтелгән кешенең яки әйбернең күрсәтелгән нәрсәсе, кешесе булмауны белдерә. [Аның] Елап озатыр кешесе юк… А.Тимергалин. Шундый җырың юк икән, җаныңның кыйбласы, бәхетеңнең таҗы, сагышыңның даруы да юк, дигән сүз! Ф.Яхин // Нинди дә булса сыйфаттан мәхрүм. Адәм заты яшәмәгән йортның яме юк, диләр. Г.Гыйльманов. Сакалы биленә җиткән – акылы юк. З.Мурсиев 5) Берәр эш-хәл, күренеш яисә вакыйганың билгеле шартларда була алмавын яки бөтенләй мөмкин түгеллеген катгый раслау өчен кулланыла. Аллаһы Тәгаләнең бирмешеннән узмыш юк, дип киңәштеләр дә ни килсә – шуңа буйсынырга булдылар. Ф.Яхин. Ни дип әйтсен: кем әйтмешли, туры сүзгә җавап юк. И.Диндаров 6) Берәр әйбернең бик шәп, бик көчле, бик әйбәт, уңай, күп яки, киресенчә, бик начар, кире сыйфатлы булуын тәгъбирләгән махсус әйләнмәләр (жөмләләр) төзү өчен кулланыла. Ата-ана өчен баласының үз күңеленә хуш килә торган шөгыль табуын, шуның белән мавыгып, уңышларга ирешүен күрүдән дә олы шатлык юк. Г.Галимуллина. Болыннарда юа, кузгалак, чия, күгән, җиләкнең исәбе-хисабы юк. Ә.Хәсәнов 7) Көтелгән нәрсәнең булмавын, теләгән эш-хәлнең гамәлгә ашмавын белдерә. Әнвәрдән өзелеп көткән хатлар һаман юк иде. Ә.Хәсәнов. Айга якын, бәлки, аннан да озаграктыр, вакыт үтте, җавап һаман юк. Ә.Әминев 8) Сорау, үтенү яки өмет белән әйтелгән җөмләгә кире җавап җөмлә булып килә; киресе: әйе. – Ә исемем минем – Рух. Шундый исемне ишеткәнең бар идеме? – Юк. Г.Гыйльманов. – Әллә еладыңмы? – Юк, күзгә чүп кенә керде. А.Галиева 9) Кире эш-хәлгә, җавапка үкенүне белдерә. Акчам булса, шәт, алган да булыр идем... Юк бит, юк... М.Галәү. Сөеп үстергән балалар аеруча миһербанлы, ярдәмчел булырга тиеш иде юкса, үгидәй күргәннәре аны сөймәс булып, аңа каршы астыртын хыянәт кылырга тиеш иде кебек. Юк бит, ул уйлаганча булмады. Р.Батулла 10) Икеле, ышанычсыз яки ничек булса да барыбер булган хәлләрне белдергәндә кулланыла. Юк бернәрсә дә, ди, күзен дә йоммый инде. Менә ышансаң ышан, ышанмасаң – юк. З.Зәйнуллин. Сыерчыклар --- бәләкәй өйләренә кереп-чыгып йөриләр, --- үзләренчә сырланган булалар: янәсе, ошап бетәр микән, юк микән. Р.Кәрами 11) Җөмләдә куелган сорауны, катгый таләпне яки өметләнүне, шик-шөбһә, икеләнү, аптырауны көчәйтеп яки ассызыклап сорау формасында әйтелә. Антонов бик җитди итеп, тик әйтимме икән, юкмы икән дигәндәй, дусты Василевскийга икеләнеп карады. З.Зәйнуллин. Сабира апа, син безгә бүген чәй эчерәсеңме соң, юкмы? Р.Сәгъди 12) Синонимнар яки бер даирәдәге төшенчәләрне белдергән сүзләрдән соң килгәндә яки кабатланып әйтелгәндә, сукранып шелтәләүне аңлата. Яңа кешеләр килгәннән бирле ашаган юк, эчкән юк, юньләп йоклаган юк: эш тә эш… Т.Гыйззәт. Ни кибете, ни мәктәбе, ни юлы юк. Я.Шәфыйков 13) Вакытны, мизгелне һ.б. белдергән сүзләрдән соң кабатланып, берәр эш-хәлнең даимилеген, туктаусыз дәвам итүен белдерә. Шахтёр – Җир шарының корты; аңа көн юк, төн юк, – казый, тишә, җирнең эченә керә... Ш.Камал 14) Исем фигыль белән белдерелгән мәгънәне инкяр итү өчен кулланыла. Әмма председательне күрми китү юк. Т.Гыйззәт. Өйдә каршы сөйләү юк, малайлар балачактан шулай тәрбияләнгән. З.Кадыйрова 15) Катгый таләп итү мәгънәсендә кулланыла. Артка чигенү юк, барысы да ачыкланыр, барысы да тәртипкә керер. З.Хәким. Тәртип нык булсын, төзелештән читкә китеп йөрү юк. Н.Акмал 16) Сыйфат фигыльдә күрсәтелгән эш-хәрәкәт, гамәлнең һ.б.ш.ның бервакытта да булмавын белдерә. Хисмәт бабайның гомерендә кеше нәрсәсенә тигәне юк. Т.Гыйззәт. Бер дә атка атланган юк әле минем... В.Гали 17) Хәл фигыльнең -асы/ -әсе, -ыйсы/ -исе формасы белән белдерелгән эш-хәрәкәтне, теләкне, сыйфатны һ.б. инкяр итү өчен кулланыла. Яшьли сөйгән сөеклесен Онытасы юк, үлмичә. Х.Туфан. Буадагы балыкның бетәсе юк. А.Тимергалин 2. и. мәгъ. 1) Үзендә булмаган нәрсә, булдырырга тырышкан әйбер. Дөнья көткән кешегә һәрвакыт нәрсә дә булса җитми. Әнә шул юкны булдыру өчен яшибез түгелме соң? З.Мурсиев 2) Бик әһәмиятсез нәрсә, вак-төяк. Юктан күңелеңне бозма. Ф.Яхин. Башыңны юк белән катырмыйм, дигән идем. Н.Гыйматдинова 3) Ярлы, фәкыйрь кеше. Бай белән дә баемассың, юк белән дә югалмассың. Мәкаль 3. мод. сүз функ. 1) Берәр фикергә, фаразга яки омтылышка карата инкяр итү белдерелгән җөмләдә мәгънәне көчәйтеп килә. Юк, юк, тәкәбберлекнең тамчысы да юк иде аңарда. Г.Гыйльманов. Юк, бармыйча ярамый, мин бит сүз бирдем. Аманулла 2) Кискен чик кую яки соңгы чиккә җитүне белдерә. Чал чәчле карт сугышчы, --- бәлки, бугазны киеребрәк кычкырырга бу очракта аның хакы да булгандыр, ләкин юк, кычкырмады. Ф.Хөсни. Ничек бу тискәре кызны сындырырга? Юк, сындырырга түгел, ипләргә, имләргә, күңеленә дөрес оеткы салырга, музыканы йөрәге белән тыңларга өйрәтергә? З.Мурсиев 4. с. мәгъ. 1) Булмаган, чынбарлыкта яшәве төгәл билгеле түгел; булмый торган, тормышка ашмаслык. Ә юк әйбер сүрелә дә, сүнә дә алмый. М.Кәбиров. Арыган ми галәмәте булып, эңгер-меңгердә юк нәрсәнең дә күзгә күренүе ихтимал лабаса. Р.Батулла 2) Әһәмияте булмаган, кирәкмәгән, буш, начар. «Күп сүз – юк сүз» ди бит татар да. А.Тимергалин 3) Җәнҗаллы, ызгышлы, гаугалы. Маташма, җаным, юк эш белән! З.Мәхмүди. Юк эшкә кердегез, юк эшкә!.. К.Тинчурин 4) Җәмгыятьтә зур урын тотмаган, түбән дәрәҗәдәге; корыга мактанып, күп буш сүз сөйләүчән. Әгәр берәү, зурдан кубып, мин фәлән-төгәнне беләм, без бергә аның белән... дип сүз башласа, аны тыңламау хәерле, чөнки ул – юк кеше. К.Сатиев 5) Таныш түгел, үз булмаган, чит, ят; булуы билгесез. Фәтхи беркем дә түгел миңа, ул – минем өчен юк кеше. Х.Мөдәррисова 5. терк. мәгъ. Ә, әмма, ләкин кебек сүзләрне алмаштырып, фикерне кискен каршы кую өчен кулланыла. Ләйлә белән өстәл әзерлим, дип качмакчы гына булам, юк, җибәрмиләр, сез – кунак, без үзебез эшлибез, диләр. А.Галиева. Кояш күтәрелде, юк, томанны тарата алмады ◊ Югы аяктан ега «Мал, акча булмау, мөмкинлекләрнең чикле булуы интектерә» дигән мәгънәдә. Югы муенны кисә к. югы аяктан ега. Югын бар итеп Ничек тә мөмкинлек табып, хөрмәт итәргә тырышып. Юк бәя Бик арзан хак. Аның чыгымнары күп, юк бәя белән арадашчыларга, алып-сатучыларга сатып җибәрү файдага түгел. Безнең гәҗит. Юк вакытын бар итеп Эше тыгыз булуга карамастан, ничек тә вакыт табып. Юк вакытын бар итеп, карчык янына Исмәгыйль дә кагылып чыга. Ә.Сафиуллин. Юк дигәндә 1) Иң аз, бик аз дип уйлаганда, ким дигәндә. Кара көннәр килсә, кемнәрнеңдер, Юк дигәндә, уты-шәме бар. Р.Шәрипов; 2) Һич югы, бер дә булмаса. Күбесе тамакны бакчага салганнар: күпләп бәрәңге утырталар, кишерен, шалканын, кәбестәсен дигәндәй, өзеп-йолкып булса да берәр бозау үстерергә тырышалар, юк дигәндә тактадан урын әмәлләп, әтәч-тавык карыйлар. К.Кара . Юк елгага юк тегермән Юкны бар итеп сөйләү, булмас хыялларга бирелү. Юк елгага юк тегермән корып йөрмисеңме, дим. Ә.Хәсәнов. Юк җирдән 1) Уйламаганда, һич көтмәгәндә, кинәт. Бала аларга бәхет китерде, юк җирдән нурлар иңдерде. А.Нәҗми; 2) к. юк өчен. Ул үзе юк җирдән бәйләнә һәрвакыт. Р.Гаязетдин. Юк инде Кискен каршы төшүне, катгый инкярны белдерә. Юк инде, шушындый табигатьтән үзе теләп кем баш тартсын! Н.Кәримова. Юк йомышны бар итеп Юри сылтау табып. Мансур кайтканнан соң, Илһамия, юк йомышны бар итеп, Таһировларга бик еш йөри башлады. Г.Әпсәләмов. Юкка без дә тук «Юк» дигән җавапка ризасызлык белдереп әйтелә. Юкка исәп Бик аз күләмдә, юк дәрәҗәсенә якынайган, юк сандагы. Юкка калган Бөлгән, бөлгенлеккә, фәкыйрьлеккә төшкән. Үзгәртеп кору бара бит, үзебездә дә хәлләр әйбәтләнә бара, юкка калган, дип уйлаган идем. Р.Миңнуллин. Юкка чыгару 1) Бетерү, юк итү. Мин, Булат белән икебезнең арада туган киеренкелекне тизрәк юкка чыгарырга теләп, сүз башларга ашыктым. Г.Гыйльманов; 2) Юкка чыккан дип исәпләү, юкка чыкты дип уйлау. Без, парин, сине бөтенләй юкка чыгарган идек бит, әй. Г.Минский; 3) Кемнең яки нәрсәнең дә булса яхшы атын, данын, сүзен, фикерен инкяр итү. Вакыт-вакыт --- Газдал Кәүкәбелҗәннәткә төртмә сүз әйтә, гел кирегә сукалый, аның сүзен юкка чыгарырга тырыша. Ф.Садриев. Ә Мотаһирны хуплаучылар, кешенең кешелеген генә түгел, исем-фамилиясен дә юкка чыгарырга тырышалар икән, моңа мөмкин хәтле каршы торырга кирәк, диделәр. Р.Кәрами. Юкка чыгу 1) Кинәт югалу, күренмәү. Портфель юкка чыккан, ноутбуктан да җилләр искән! Ф.Бәллүр; 2) Бетү, юк булу; кирәге калмау. Киртәнең бу ягына [зиратка] үтү белән матдилекнең, өстенлекләрнең кирәге юкка чыкты. М.Юныс. Тик аның маңгаендагы күк тамга – Тәңре билгесе генә юкка чыккан. Г.Гыйльманов; 3) Яшәүдән туктау, һәлак булу. Авылның иң батыр ирләре сугышта юкка чыккан. Юк кына Бик вак, әһәмиятсез, көчсез. Кысыр алмагач – Калтырый юк кына Җил килеп какса да. З.Мансур. Юкны бар итеп Аз мөмкинлекләрдән чыгып, булдыра алганча. «Бу иске йортымны сүтәргә кулым күтәрелми, авыр елларда, юкны бар итеп, үзем салып чыктым лабаса», – дип, гел сөйләнә иде мәрхүм. Г.Габидуллина. Юкны бар итү 1) Булдыру, барлыкка китерү. Барына риза булып, юкны бар итәргә тырышып йөргән эш аты иде ул. Ә.Әминев. Тормышның бар кызыгы да шунда: юкны бар итәргә тырышып, булганның бәрәкәтен тоеп яшәүдәдер. Ф.Мөслимова; 2) Бөтенләй өметсез, булмаслык шартларда да мөмкинлек, җай табу. Юкны бар итеп, өзеп-йолкып дигәндәй, кызын укытырга тырышты ул. К.Кара; 3) Берәр сылтау табу, юк сәбәпне бар итү. Юкны бар итеп, Айбикә инәйгә кереп чыкты. З.Кадыйрова. Юкны бушка бушату Мәгънәсез эш белән шөгыльләнү; буш сүз сөйләү. Халык чын йөрәктән сөйләшүне, мәсьәләне уртага салып, ышанып киңәшкәнне ярата, акыл сатканны, юкны бушка бушатканны өнәми ул. Г.Әпсәләмов. Юкны туглау Юк-бар эш белән йөрү. Сүзегезне бүлдем бугай ла мин, Гафур абый! Йөрим шунда юкны туглап... А.Гыйләҗев. Юк өчен Бер дә кирәкмәгәнгә, урынсызга. Берлин ерак әле, сугышырга өлгерерсең, кайгырма юк өчен... С.Поварисов. – Үз башына төшкәч, барысын да булдырыр әле, юк өчен кайгырмагыз, – диде Гөлшәһидә. Г.Әпсәләмов. Юк сүз Имеш-мимеш, асылы булмаган, буш сүз. – Иң кирәклесен сөйләшмәгәч, нигә юк сүз белән авыз пычратырга! – дип кызып китә Исхак. А.Гыйләҗев. Юктан барга исәп Мохтаҗлыктан, юклыктан гына берәр нәрсә исәптә-санда йөрү, әлегә ярап тору. Юктан гына кодагый 1) этн. Үз әнисе булмаган, ятим үскән кияүнең туйда әнисе ролен үтәүче кеше; 2) Бик түбән сыйфатлы, үз дәрәҗәсенә, исеменә лаек булмаган шәхес яки әйбер. Юктан юкамыш пешерү 1) Нигезсез өметкә бирелү; 2) Сәбәпсез ызгыш-талаш, гауга, шау-шу чыгару, җәнҗаллашу. Юк түгел Берәр нәрсәнең барлыгына, булуына, урын тотуына киная белән әйткәндә кулланыла; бар, күзәтелә, урын алган. Мулла бабай дөрес, яхшы күңелле, эчкерсез кеше булса да, аның киреләнә торган гадәте дә юк түгел. С.Поварисов. Юк эшне бар итеп Берәр сылтау табып. Түбән Камага, юк эшне бар итеп, ничә мәртәбә генә баргандыр. Ф.Садриев. Юк янында Бар белән юк арасында, юк диярлек, аз гына. Чәчүлеккә дигән бәрәңгеләре юк янында иде |