ЮЕШЛЕК и. 1) Юеш булу сыйфаты, хәле. Караңгы кич, аяк астындагы юешлек вә көчәйгән яңгыр – һәммәсе менланың өметсезлеген арттырып, күңеленә бер кәефсезлек китерәдер иде. М.Акъегет. Очы юк юешлек тәнне баса, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Г.Исхакый 2) сөйл. Дымлылык, дым микъдары. Биткә сыек кына юешлек сугылды, борынга су исе, юеш исе бәрелде. Г.Исхакый. Һавада йөзгән бу юешлек безнең өстебезгә сеңеп бетте, землянканың бөтен бүрәнәләренә сарылды, хәтта ашый торган азыкларыбызга үтеп керде. Ә.Еники 3) Юеш урын, юеш тирәлек, юеш әйбер. Ә бит аңа, эссе коры яктан шушы салкын юешлеккә килеп эләккән кешегә, күптән авырып егылу кирәк иде. Ә.Еники. Кышын алтмышар градуска җиткән салкынлыкта, җәен озынборынлы, черкиле юешлектә эшләргә күнегү җиңел түгел. С.Шакир |