ЮЕШЛӘ’Ү ф. 1) Махсус рәвештә чылату, юеш хәлгә китерү. Тире юешләү чаннары идән уртасында калкытып эшләнгән. А.Алиш. Аның [Хәкимулланың] маңгаена юешләп сөлге япканнар. М.Мәһдиев

2) Юешләндерү, юешлекнең сәбәбе, чыганагы булу. Аның күз яшьләре битемне юешли. А.Һадиев

3) Кече йомышны үтәү. Ерткыч җәнлекләр арасында бердәнбер бүре кавеме шундый: үзенә тиң дошманын җиңгәч, бугазлап ташламый, өстенә менеп, юешләп мыскыллый да исән калдырып китеп бара. М.Галиев

Юешләп алу Тиз генә, бераз юешләү. Нәрсә моңаеп утырасың, сиңа да башыңны юешләп алу зыян итмәс! З.Мәхмүди

Юешләп бетерү Тәмам, бик нык юешләү. Тавышсыз гына аккан ул юеш тамчылар дүрәнәемнең зәңгәр яулыгын чылатып, юешләп бетерде. А.Әхмәтгалиева

Юешләп җибәрү Бераз гына юешләү. Камырны аерып алганда, кулыңны юешләп җибәр

Юешләп тору 1) Бертуктаусыз, гел юешләү. Куе томаннар ел әйләнәсендә һаваны юешләп тора. М.Гали

2) Әле, хәзерге вакытта юешләү. Әни кеше аның иреннәрен генә юешләп тора. Кызыл таң

Юешләп чыгу Тулаем, башыннан ахырына кадәр юешләү; һәрберсен, бер-бер артлы юешләү. Шушы катнашма белән, алдан тузан суырткыч белән чистартылган келәмне җиңелчә юешләп чыгасы. Шәһри Чаллы

Юешли бару Һәрберсен, булган берсен юешләү

Юешли башлау Юешләргә тотыну

Юешли төшү Тагын да бераз юешләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә