ЮЕШЛӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. юешләү. Бөтен лифтны юешләтте бит тәрбиясез маэмае... Ф.Җамалетдинова

2) Юешләү, су белән чылату, юеш итү. Тәрәзәдән кинәт-кинәт исеп алган җәйге җил --- әле яңа гына яңгыр юешләтеп киткән юкәнең хуш исен алып керә… Г.Хәиров. Ислам динен тотучы татарларда да шулай ук кашык белән су салу, эчә алмаса, иреннәрен юешләтү бар – тиеш санала. Безнең гәҗит

3) Юешләндерү, юешкә әйләндерү, су сеңдерү. Ярый ла барысы да уң гына барса, яңгыры явып китеп, печәнне юешләтеп, черетә башламаса? Ф.Яхин

Юешләтә бару Торган саен ныграк юешләтү. Көзнең урталары булганга, төннәрен суытып, көндезен эретеп юешләтә барды. Татарстан яшьләре

Юешләтә башлау Юешләтергә тотыну. Өстән явып торган яңгыр да, алдан кисәтеп куйгандай, уеннар башланыр алдыннан туктады да, бәйгеләр төгәлләнеп, командалар кайтыр юлга чыккач кына, кабат бар дөньяны юешләтә башлады. Шәһри Чаллы

Юешләтә төшү Тагын да бераз юешләтү

Юешләтеп алу Бераз, аз гына, кыска вакытка юешләтү. Азатын искә төшереп, бер-ике мәртәбә күз төпләрен юешләтеп алды. Н.Фәттах

Юешләтеп бетерү Тәмам, бик нык юешләтү. Өскә менеп җитүгә, чиләк янтаеп түгелеп китә – бөтен тирә-юньне юешләтеп бетерә. Г.Гыйльманов

Юешләтеп җибәрү Бераз, аз гына юешләтү. Иртәнге чык тирә-якны юешләтеп җибәргән

Юешләтеп калдыру Юеш итү, юеш хәлгә китерү. Быелгы язның беренче төнге яңгыры авыл йортларын, --- ялгыз ак каенны каралтып, юешләтеп калдырган. Ә.Гаффар

Юешләтеп кую Алдан юешләткән булу. Ятып торган җиремнән торып кухняга чапкан идем, улыбыз юешләтеп куйган җиргә таеп егылдым. Акчарлак

Юешләтеп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы юешләтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә