| ЮЕШЛӘНҮ ф. 1) Чылану, суга манчылу. Чөнки беләсең, бу гадәт – Борынгыдан калган йола: Баштанаяк юешләнеп, Табигатьтән яңгыр сора! Ш.Маннапов. Аның чабаталарына кар тулган, киндер чалбар балаклары, башта җепшек кар белән юешләнеп, юлга чыккач катканнар. Н.Яһудин 2) Юешкә әйләнү, дым сеңү. Кышкы көннәрдә кайнар кер суы парыннан тәрәзәләр елый, чатлыклар юешләнә. А.Шамов Юешләнә бару Торган саен ныграк юешләнү. – Каян алдың? – диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә пыршылдатып. Ф.Садриев Юешләнә башлау Юешләнергә тотыну. Әмма, балалар белән, мичне якмый торырга ярамый, юкса аларның гына түгел, минем дә борын астым юешләнә башлый, мин карлыгып сөйләшергә керешәм. Т.Нурмөхәммәтов Юешләнә төшү Бераз юешләнү Юешләнеп бетү Бик нык, үтәли юешләнү. Шулай уйнап-шаярып, ярга йөгереп чыктылар да, ах-ух килеп, көлешә-көлешә, юешләнеп беткән күлмәкләрен якындагы куакка элеп куйдылар... Г.Гыйльманов Юешләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында юештә булу. Тик барыбер, яңгыр яуганда, урамда юешләнеп йөрмисең бит инде. Шәһри Чаллы Юешләнеп калу Нинди дә булса сәбәптән соң юешкә әйләнү. – Сер булса да әйтим, хан, – диде Визигаст король, юешләнеп калган мыегын кул аркасы белән сөртеп. М.Хәбибуллин Юешләнеп китү Бераз, берникадәр юешләнү. Аяк асты да юешләнеп китте, баскан саен лычкылдап су чыкты. Ф.Бәйрәмова Юешләнеп кую Кинәт юешләнү Юешләнеп тору Һәрвакыт, гел юеш булу. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. М.Хәсәнов Юешләнеп чыгу Кинәт кенә тоташ юешләнү. Йөгерә торгач, картның хәле бетә башлады, күз аллары кинәт кенә караңгыланып китте, аркасы юешләнеп чыкты. Ф.Бәйрәмова |