ЮЕШ с. 1. 1) Өстенә юка гына су яткан, өслеге сулы булган, чыланган. Әнкәй чыгып киткәч, торып утырдым, юеш тәрәзәгә маңгаемны терәп, аның ишегалдыннан үтеп китүен күрергә тырыштым. А.Гыйләҗев. Бәлкем, юеш яфраклар шулай кояш нурларында ялтырыйлардыр. А.Гадел 2) Суга батырып чылатылган, суга манчылган, үзенә су сеңдергән. Аның [Галиулланың] юеш киемнәреннән идәнгә яңгыр тамчылары коела иде. А.Алиш. Битен юеш кулъяулык белән сөрткәндә, Әбүзәр аңына килде. А.Тимергалин 3) Нык дымлы, су парлары белән аралашкан. Кухнядан тәмле булып пәрәмәч исе агыла иде, форточканы ачтым – тыштан яман салкын, юеш һава ургылып керде. А.Гыйләҗев. Монда [урман куелыгында] үскән кыргый җиләк җирдә килеш чери; юеш черек исе килә... А.Тимергалин 2. и. мәгъ. 1) Берәр нәрсәгә сеңгән дым, түгелгән су. Күкнең сүрүе ертылгандай, җиргә эре-эре яңгыр тамчылары коелды. Аяклар юештә тайгач, туп сыман аска тәгәрәштек. Н.Гыйматдинова. Шәһәрбану үрмәкүч пәрәвезе сарган түшәмгә, юештән мүк каплаган стеналарга күз салды. Т.Гарипова 2) күч. эвф. Һәртөрле сыек бүлендекләр. Зәңгәр күзле, сары чәчле, алсу иренле сеңлесе Нәфисәне бик ярата ул. Аның елавын, борчылуын, әле менә юештә ятуын һич теләми. С.Поварисов. Борыныннан юеше кипмәгән, ни дигән була, диде ул, төкереген йота-йота. Р.Рахман 3. хәб. мәгъ. Югары дымлылык, дым микъдары күп булу. Һава, диңгезгә тыгып алгандай, дымлы вә юеш. Г.Ибраһимов. Әкерен генә вак салкын яңгыр сибәли, комлы юллар юеш. А.Нәҗми ◊ Юеш авыз(лы) Үсеп, ныгып җитмәгән; тәҗрибәсез, яшь. Нурислам абыеңны танымыйсыңмыни? Һәй, юеш авыз! Г.Әпсәләмов. Юеш аяк эвф. Ышанычсыз, таянырга, ярдәм көтәргә мөмкин булмаган кеше; зимагур, сукбай. Таба да каба торган бу юеш аяклар тирәсендә бер дә акча төшереп булмаганлыктан, Сәфәргали аларны ташлап китеп барды. Ф.Хөсни. Юеш борын(лы) к. юеш авыз(лы). Авыл арасында « чиккән яулык» дигән сүз таратканнар икән... Нәсимә юеш борын берәрсеннән ишетеп калып сайрый аны. А.Гыйләҗев. Юешкә утырту Алдау, мәкер белән өстен чыгу. Алпар егетенең мәкер, хәйлә, хәтта хәрәмләү исәбенә безнекеләрне юешкә утыртуын күреп, [Ярулла] кулындагы ачкычларын бер иргә тоттыра да мәйданга чыга. Т.Галиуллин. Юешкә утыру Өмете акланмау, алдану; юкка тырышып йөреп, көлке, аяныч хәлдә калу. Кызыгып алтын-көмешкә, Керештек без юк эшкә: Союзникларга сатылып, Утырдык без юешкә. Г.Камал. Юеш танау(лы) к. юеш авыз(лы). Ул ярсуыннан буылып борылып караса, орчык кадәр ике юеш танау авызларын ерып торалар. А.Гыйләҗев |