ЮДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. юу. Керләрен кемнән юдыра, шул карчыгыннанмы? Т.Гыйззәт. Раббани аннан-моннан эшләгәнне яратмый: савыт-сабаны кат-кат юдыра, хәтта идәннәрне, ошатмаса, икенче тапкыр юдыра иде. Г.Әпсәләмов

2) Юарга мөмкинлек бирү; су салып торып юарга ярдәм итү, юындыру. – Ятма сөрхәнтәй булып, үсмәссең тәтәй булып, – дип такмаклый-такмаклый, мине урыннан кубарып, битне юдыра, табынга утырта. Ш.Маннур. Мәймүнә апа кулны-битне сабынлап юдыра, үзе комганнан су салып тора. Татарстан яшьләре

3) к. юдырту ( 2– 4 мәгъ.). Язын су агымы текә ярларны юдыра, шунлыктан алар ишелеп төшәргә мөмкин. Кызыл таң

4) күч. Нәрсәнең дә булса составын таркатып, химик элементларны аерып чыгару. Тозлы азык ашау да организмнан кальцийны юдыра. Кызыл таң

5) күч. Оныттыру, хәтердән җуйдыру. Әмма тормыш тукталып тормый, үзенекен итә: ни авыр хәсрәтләрне дә юдыра, кышкы кайгылар язын онытылалар, крестьянның кызу эш көннәре җитә. Я.Зәнкиев

Юдыра бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы юдыру

Юдыра башлау Юдырырга керешү. Болгарларда кул берлән ашый торган ашлар алдыннан кул юылуын сөйләп бетермәс борын, хезмәткәрләр кечкенә-кечкенә комганнар берлән куллар юдыра башлады. Г.Исхакый

Юдыра төшү Тагын да бераз юдыру

Юдырып алу Тиз генә юдыру. Банкага салыр алдыннан кайнар су белән юдырып алу да әйбәт, болай итсәң, кыярлар кетердәп тора торган була. Әлмәт таңнары

Юдырып җибәрү Тиз генә бераз юдыру

Юдырып кую Алдан юдырып әзер тоту

Юдырып тору Һәрвакыт, гел юдыру. [Җимеш агачларына] Суны мул сибү, яфракларын юдырып тору кирәк. Кәеф ничек?

Юдырып чыгу Башыннан ахырга кадәр, һәрберсен юдыру. Ул шулай табындагыларның һәммәсенең дә кулларын юдырып чыкты... Н.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә