ЮДЫРТУ ф. 1) йөкл. юн. к. юу. Башта әнкәй миннән идәнне юдырта. Аннан җәймә, җәймә өстенә зур ашъяулык җәеп, ике табаклык аш әзерли идек. Э.Шәрифуллина

2) Өстенә сыеклык бөркеп, сиптереп, тузанны, пычракны агызып җибәрү, юып төшерү. Җылы җәйге яңгырлар тагын яварлар да, бөдрә бәпкә үләннәрен изеп, саргайтып яткан дәү, кара [балчык] кисәкләрне юдыртып алып китәрләр... А.Гыйләҗев. Гангрена башланмасын өчен, кадак кергән яраны менә шушы сыекча белән юдыртырга кирәк. А.Хәсәнов

3) күч. Законсыз кулга төшерелгән акчаны рәсмиләштерергә, әйләнешкә кертеп җибәрергә тырышу. Мәскәү дә әҗәтле булып калмады: хәрәмләшү, акча юдыртып алу һәм Русиядә хакимиятне көч ярдәмендә кулга төшерергә омтылуда гаепләп, аны ике мәртәбә төрмә срогына хөкем иттеләр. Мәдәни җомга

4) күч. Җәмгыятьтә таралган фикерне юкка чыгару. 4нче декабрь сайлаулары алдыннан журналистларның миләрен тагын бер кат юдырту өчен, махсус сәбәп табып оештырылган семинар дип кабул иткәндер бу җыенны журналистлар. Безнең гәҗит

Юдырта бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы юдырту

Юдырта башлау Юдыртырга керешү. Әхмәров абзый атларны аз гына ярга таба чыгартты да, һәрберебезгә чыпта кисәкләрен тоттырып, атларны юдырта башлады. Т.Нурмөхәммәтов

Юдырта бирү Бернигә карамый юдыртуны дәвам итү

Юдырта төшү Тагын да ныграк юдырту

Юдыртып алу Тиз генә юдырту. Тез башлары чыгып, бөкшәеп торган чалбарны әнкәйдән юдыртып алдым. Ф.Латыйфи. Вакытым тыгызрак булса да, машинамны юдыртып алдым. Безнең гәҗит

Юдыртып бетерү Барысын да, тулысынча юдырту; тәмам агып төшкәнче, агып киткәнче юдырту. Дөрес, яңгыр азрак яуды инде, әмма күп яуса да – зыянга, чөнки чәчәкләрне юдыртып бетерә. Шәһри Казан. Тәрәзәләрне юдыртып бетерү

Юдыртып йөрү Хәзерге вакытта юдырту белән мәшгуль булу. Әстерхан татарларында җиңгә кеше, яшь киленнең сулыгын (сөлгесен) җилкәсенә салып, туй кунакларының кулларын юдыртып йөри. Сөембикә

Юдыртып калу Форсаттан файдаланып юдыртырга өлгерү. Өеңне дә юдыртып калмыйсыңмы соң? Хезмәт даны

Юдыртып кую Тиз генә юдырту; алдан юдырту. Савым төгәлләнгәч, сыерлар үз ятакларына чыгып китә, ә савым корпусын, ялт иттереп, махсус шланглардан кайнар су сиптертеп юдыртып куялар. Кызыл таң

Юдыртып ташлау Тиз генә аннан-моннан юдырту; юдыртып агызып юкка чыгару. Болгарлар пайтәхетен Чыңгыз Үргәнечне суга батырган шикелле җир өстеннән юдыртып ташлар идең дә, боларның Амудәрья кебек шашкын елгасы юк. В.Имамов

Юдыртып тору Һәрвакыт, гел юдырту. Ике метр буйлы, таза, сап-сары чәчле урыс егете Павлов тын да алдырмый – аппаратураны чистарттыра, идәннәрне гел юдыртып тора. З.Хәким

Юдыртып чыгару Башыннан ахырына кадәр, барысын да юдырту. Идән юыла торган көн булмаса да, сестра идәнне юдыртып чыгара. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә