ЮГЫЧ и. 1) Ни дә булса юа торган чүпрәк. Беренчедән, кешенең психикасы шундый: ул синең мохтаҗлыгыңны күрә, синең эшең, карьераң, язмышың үзенә бәйле икәнен белә, син аңардан башка беркая да китәлмисең, шунлыктан ул сине югыч итеп сыга, үзенә максималь файда чыгара. З.Мурсиев 2) Савыт-саба кебек нәрсәләрне юу өчен үреп ясалган махсус челтәр мунчала яки башка шундый предмет. Тагын юыгыз, югыч белән ныграк ышкыгыз, дип боерды пешекчеләр бригадиры; күпме маташсалар да маташтылар, әмма үз дигәннәренә ирештеләр: берничә сәгатьтән зур чуен казаннар балкып утыра иде. З.Мурсиев 3) Алдыннан килгән сүздә әйтелгән әйберне юа торган берәр төрле җайланма яки техника. – Әнә сабын, менә сөлге, – диде һәм кул югыч өстендәге кечкенә шүрлектә торган кырлы стаканга ияге белән генә ымлады. Ә.Еники. Менә, тормыш нәкъ шәһәрчә: суы, уты, газы, канализациясе, телефоны, телевизоры – барчасы да бар, кер югыч машинасы да бар хуҗабикәнең. М.Миначев |