| ЮГЫНДА рәв. сөйл. 1. 1) Юк чакта, булмаганда. Тәрәзәне Һади әнисе югында ясап куяр. А.Гыйләҗев. Сез югында Шәмсүн абый да килә монда. А.Вергазов 2) Булмаганга, булмау сәбәпле, булмау нәтиҗәсендә. Ит югында үпкә дә тансык, дип тынычланудан ни файда! Б.Рәхимова 3) Булмаган хәлдә, булмаганлыктан. – Кеше югында йоклап ал, – диде абыйсы. М.Галәү 2. кис. мәгъ. Бер дә булмаганда, һич югы. Сөйлә син, хет югында, нидер сора, башыңны как... Р.Мөхәммәдиев |