Ю’ГЫЙСӘ терк. 1. 1) Кушма җөмләдәге сәбәп яки нәтиҗә җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Димәк, фаҗига Рәхимнең башына яңа җитәкче уйлаганнан катырак суккан, аңын томаландырган, югыйсә ул, әлеге сәбәпне аңласа, бәлки, буталыштан чыгу җаен күптән табар иде. М.Хуҗин

2) Ихтимал булган сәбәпләрне белдергән җөмләне гаҗәпләнү-сорау төсендә бирелгән баш җөмләгә бәйли. Адәм баласына гайрәт көчен Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәт нурыннан алып бирсә кирәктер, югыйсә каян килер иде аңа кызгану хисе? М.Хәбибуллин. Дошманга яшерен сигнал бирүче диверсантлар да бар бугай, дип сөйләнгәннәр иде – хак, ахрысы, югыйсә каян килеп алар бомбаларын шулай төгәл ташларлар иде? Х.Камалов

3) Гомуми, гадәти, закончалыклы күренеш икенче бер гадәти булмаган күренешкә каршы куелган иярчен җөмләне баш җөмләгә яки контекстка бәйләү өчен кулланыла. Каравылчы Габбас атның ак күбеккә батып, әсәренеп, алакаеп кайтып керүенә гаҗәпләнә, югыйсә Вениамин абзый малны каулый, куа торган кеше түгел. В.Нуриев

4) Килеп чыгу ихтималы булган тискәре, теләмәгән хәл-вакыйгадан, начар нәрсәдән, хәвеф-хәтәрдән кисәтүне белдергән иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Хурлама мине алай, югыйсә икмәк шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп алмам. Р.Ишморат. Тик менә шимбә-якшәмбеләрдә эшләргә туры килер, югыйсә җәйге сезон башланганчы өлгертеп булмас. А.Тимергалин

5) «Киресенчә булса» мәгънәсендә кулланыла. Мин әзрәк сизенәм: гади генә карт түгел бу бабай, югыйсә әти аны озатып куярга атын бирмәс иде. А.Хәсәнов

6) сир. Яисә. Завод ябылган тәкъдирдә, выходной пособие ике атнагамы югыйсә айлыкмы бирелә? Ш.Камал

2. кис. функ. 1) Сорау төсмере белдереп, «әллә», «соң» кебек кисәкчәләрне көчәйтеп килә. Беләзегем Филисә, Арасыннан җил исә; Иртә исемдә, кич төшемдә – Насыйп мәллә югыйсә. Җыр. Әллә югыйсә әдәбият, элекке тылсымлы тәэсир көчен югалтып, дәрәҗәсен төшердеме? Арзанаеп калдымы? Г.Бәширов

2) Хәбәрнең яхшы мәгълүм булганлыгына ишарә итеп, аны кабат раслау төсмере белән фикерне куәтләп әйтелә; бит, ич. Җил дә бар югыйсә, тик ул да болытларны сөреп алып китми, безнең түбәдә генә болгандырып йөртә. А.Гыйләҗев. Аның күрше кызы Лилия белән дус булып йөрүен дә, иртәләрен мәктәпкә бергә баруларын да беләсең югыйсә. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә