ЮГАРЫЛЫК и. 1) Җирдән, баш өстеннән югарыда булган пространство, биеклек. Әллә ничек шунда, кинәт кенә күк капусы ачылып киткәндәй итә, иксез-чиксез югарылыкта тагын ниндидер икенче бер дөнья чагылып киткәндәй була. М.Хәсәнов 2) Югарыда, биеклектә алган урын. Артта самолётның кузгалып киткәне, әкренләп югарылык алганы, тора-бара бөтенләй ишетелмәслек булып еракка очып киткәне ишетелә. Т.Гыйззәт 3) Югары булу сыйфаты. Безнең җырларны җиренә җиткереп башкару – нотадагы югарылыкларны алу, билгеләрне тавышка күчерү генә түгел, аңа җан өрергә, тормыш сулышы бирергә кирәк. Ф.Хатипов 4) кыек килешләрдә Биеклеккә, өскә таба билгеле бер тәңгәл, чик. Мадераның тарихи истәлекләре арасында иң атаклысы – текә таш кыя битлегенә, егерме биш метр югарылыкка, рельефлы итеп эшләнгән җайдак сурәте, әлбәттә. Казан утлары. Фотолар квадрокоптер ярдәмендә кош очар биеклектән, ягъни 35 метр югарылыктан төшерелгән. Кызыл таң 5) күч. Ирешелгән уңай сыйфат, уңыш, куелган таләпләр һ.б. дәрәҗәсе; югары сыйфатлылык. Анда яңа заман авазы белән сугарылган классик музыка галибанә яңгырап бүлмәне тутырды. Нинди бөеклек, югарылык... М.Мәһдиев. --- сәнгать кануннарына таянып иҗат иткән Б. Урманче татар сынлы сәнгатен Аурупа күләмендәге югарылыкка күтәрде. М.Хәсәнов 6) күч. Тоткан урын, дәрәҗә. Хәзер бу сорауны федераль югарылыкта караячаклар. Шәһри Казан // Фикерләү, мәдәниятлелек дәрәҗәсе. Борынгы кешеләрне үтә кыргый дип санаган һәм аларга үз югарылыгыннан торып, масаеп караган Европа кешеләре галимнең ачышына ышанмыйлар. Г.Дәүләтшин 7) күч. Абруй, бөеклек. Менәргә ярдәм ит, минем, бик аз гына булса да, Сөләйман югарылыгына күтәреләсем килә. И.Юзеев 8) күч. Югарыдан караучанлык. Форсат чыкканда, мөмкинлегең булганда, хатыныңның «юк акчаны әрәм-шәрәм итеп, бушка туздырып йөрисең» дип фырылдавына да исең китмичә, үзеңне тиешле югарылыкта тотып, таксида гына йөрергә тырыш. М.Мәһдиев |