ЮГАРЫЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. югарылау, югары итү, югарыракка күчерү

2) күч. Кемнең дә булса каршында абруен күтәрү, мөнәсәбәттә хөрмәт күрсәтү, дан өстәү. Бу сүзләргә Җәләш мулла үзе дә ышана башлап, шул вакыйгалардан соң, ул балаларына карашын югарылата, өмитен зурайта. Г.Ибраһимов

Югарылата бару Торган саен күбрәк югарылату. Үткән һәрбер минут аның [ кояшның] урынын югарылата бара. Г.Ибраһимов

Югарылата төшү Тагын да югарылату

Югарылатып җибәрү Бераз югарылату; кинәт югарылату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә