ЮГАРЫЛАНУ ф. 1) төш. юн. Торган урыныннан югарырак күтәрелү, югарырак торыш алу. Кояш югарылана, көн кызганнан-кыза бара. Г.Ибраһимов 2) Үсү, арту. Хезмәт хакы югары икән, таләпләр дә югарылана бит. Безнең гәҗит 3) күч. Дәрәҗәсе, белеме, әзерлеге күтәрелү. Елдан-ел тәҗрибәсе югарылана 4) күч. Ләззәтләнү, хозурлану, хушлану. Күңел югарылана гали хис берлән. М.Гафури Югарылана бару Торган саен күбрәк югарылану. Бу эшләрдән соң минем фикерем югарылана гына бара... М.Гафури Югарылана башлау Югарылануга таба бару. Кояш, кызуын арттырып, югарылана башлады Югарылана төшү Тагын да югарылану |