ЮГАРЫГЫ с. 1) Югарыда булган, биек урында урнашкан; өстә торган. Палач, килеп тукталу белән, алдан әзерләп куелган урындыкка менеп, дар агачын, аның югарыгы башында җеп эләктергән җирен карады. Г.Ибраһимов. Аклыкта коенган ак каенның иң югарыгы ботагына ап-ак түшле, озын ак койрыклы купшы бер кош килеп кунды. Р.Мөхәммәдиев 2) Өске, нәрсәнеңдер өске ягында урнашкан. Барлыгы ике тәрәзә, аларның да тик иң югарыгы өлгеләре генә җирдән өскә күтәрелгән. Г.Ибраһимов. Югарыгы катларның берсендә кемнеңдер йөргәне, аның башмак тавышлары ишетелде. Ф.Яхин 3) Елга, инешнең башына, башланган урынына якын торган. Казан тәхетенә --- Сәхиб Гәрәй менүе белән исә филвакыйг Казан вә Кырым берләшкән, шуның аркасында Идел буеның югарыгы агымы Госманлы империясе кулына кергән иде. Г.Гобәйдуллин. Әмма бу --- боз түгел әле, кайдадыр елганың югарыгы агымында яуган карның, салкын суда эремичә, ботка кебек куерып килә башлавы гына. С.Сабиров 4) күч. Алда әйтеп, күрсәтеп үтелгән, мәзкүр. Бу – минем өчен бер сабак булса да, мин тагы, югарыгы сәбәпләр өчен, Яуширмәдән китә алмадым. Г.Исхакый 5) күч. Бай, барлыклы; авторитетлы, абруйлы, дәрәҗәле; югары даирәгә караган. Кайчан бер падишаһ сине тиңдәшләреңнән артык сыйлады һәм кадер, мәртәбәңне иң югарыгы баскычка җиткерде. Ибн әл-Мөкаффаг. [Фатих Әмирхан] Хаҗи сурәтен һәм аның башкаларга мөнәсәбәтен бирүдә үзенең югарыгы катлау буржуага апатиясен күрсәтми кала алмый. Һ.Такташ |