ЮГАРЫ с. 1. 1) Гадәти өслектән биектәрәк торган, өстәрәк урнашкан. Кичке эңгер-меңгер зәңгәр күктә йөзгән кояшны тау ягының югары очында дулкын-дулкын булып яткан калкулыклар артына яшерде. А.Фәләх 2) Чагыштырмача биегрәк якта урнашкан (урам, җирлек тур.). Мәрьямбикә карчык сүз җебен үз кулына алды, югары очтан башлап түбән очка кадәр өй борынча йөреп чыкты. А.Гыйләҗев. Малайлар югары оч Әбүзәрнең Әлмәттән әллә нинди кәтүкле кармак алып кайтканын үз күзләре белән күргәннәр. А.Тимергалин 3) Зурлыгы билгеле бер дәрәҗәдән артып киткән, күләм, сан күрсәткече күп булган. [Әбүзәрнең] Иреннәре чабырган, температурасы югары. А.Тимергалин. Шушы көннәрдә кызык өчен генә мәктәбебезнең ул эшләгән елларда спортның төрле юнәлешләрендә район, республикада алган урыннарын барлаган идек, үзебез дә аптырап калдык: гаҗәпләнерлек югары саннар килеп чыкты. Ватаным Татарстан 4) Административ баскычта өстә торган; өске, баш. Мәскәүнең югары органнары карары белән, Бөек Ватан сугышы чорында тылда батырлык күрсәтүчеләргә Җиңүнең 30 һәм 40 еллыкларында юбилей медальләре бирергә, дигән карар чыгарылды. Р.Зарипов. Әлбәттә, шундый югары урын биләгән, бөтен бер республика өчен җаваплы дәүләт кешесенең уйлары да вак-төяк түгел иде. И.Хуҗин 5) Төрле уку, осталык, белем баскычларында соңгы, өлкән. ФЗӨдә кызның сәләтле булуын бик тиз күреп алалар һәм Гөләндәмнән югары квалификацияле кием кисүче – модельче әзерлиләр. А.Тимергалин. Төп рольләргә яшь, әле генә югары белем алган яки алып яткан көчләрне билгеләп, алар белән эшләве дә – нәкъ менә аның [режиссёрның] кыюлыгы да, зур иҗат уңышы да! А.Әхмәдуллин 6) лингв. Шигъри, китапча, сәнгатьле, аеруча нечкәлек, пафос белән сыйфатланган (стиль, тел, сөйләм тур.). Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе дә Атласи тарафыннан югары стильдә, көчле хиссият белән, нәфис әдәби телдә язылган. Ф.Бәйрәмова 7) Кыйммәте, бәясе, төшеме һ.б.ш. күбрәк, артыграк булган. Әсир солдат Германиядә югары хак түләнә торган эшкә ничек керә алсын инде? Т.Әйди. Тик менә югары такса куеп, акча җыюы гына ошамый. Г.Гомәр 8) Яхшырак, әйбәтрәк, файдалырак, уңышлырак. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры иң югары сыйфат белән реставрацияләнде. Р.Вәлиев. Югары уңыш алыр өчен, басуларны бүгеннән үк тәрбияли башларга кирәк. Ә.Әминев 9) Нәтиҗәлерәк, өстенрәк торган, күтәренке. Даирәсенә дә, үзенә дә күп очракта акланмаслык югары таләпләр куя. М.Әмирханов. [Айдар] Менә инде дистә елдан артык иң абруйлы [татарча көрәш] ярышлар[ын]да югары нәтиҗәләр яулый. Г.Мөхәммәтшин 10) Үсешнең иң киеренке, иң каршылыклы ноктасына җиткән; кульминацион. Озак та үтмәде, Сабан туеның иң югары ноктасы булган олылар көрәше башланып китте. Н.Көбәш 11) физ. Көчле, зур көчәнешле. Безнең басулар аша ике җирдән югары вольтлы электр чыбыклары үтә. А.Гыйләҗев. [Сыгылмалы тирәлек динамикасы теориясе] --- югары басым күп файдаланылган шартларда конструкцияләрнең чыдамлыгын билгеләүне җиңеләйтә. Т.Әйди 12) Нечкә һәм яңгыравыклы. Фәридә шунда ук югары тавыш белән җыр башлады. И.Салахов. Ташкындай көч, я бәллүрдәй үтәкүренмәле югары авазларны челтәрдәй итеп үрә алу зур осталык, профессональ югарылык сорый. Ватаным Татарстан 13) Олы, өлкән. Концертка урта һәм югары буын татар тамашачылары да күп килгән. Татарстан яшьләре 14) югарыдагы кит. у.-вак. килеш форм. Алда әйтелгән, алда күрсәтелгән, моңа кадәр китерелгән. Төшем килеше исә, югарыдагы мисаллардан күренгәнчә, һәрчак билгеле объектка күрсәтә һәм үзе бәйләнгән сүздән теләсә нинди ераклыкта урнаша ала. Ф.Хисамова. Югарыдагы мисаллар күпьеллык педагогик тәҗрибәмнән алынды. Х.Гарипова 15) Билгеле бер өлкәдә кайсы да булса сыйфаты белән алдарак торган, яхшырак булган, зур үсешкә ирешкән; катлаулылыгы, кыйммәте, дәрәҗәсе һ.б. ягыннан өстен булган. Урта диңгез бассейнында югары культура чәчәк аткан чорларда дәүләтнең үзәге Крит түгел, бәлки Платон тасвирлаган Атлантида утравы булган. Н.Фәттах. Нинди камиллек, нинди югары пилотаж... Безгә, хәрби очучыларга, әле өйрәнергә дә өйрәнергә генә икән кошлардан. Р.Мөхәммәдиев 16) Иң әйбәт, шәп, уңай. Ул [Боэций] музыканы форма ягыннан карый, һәм замандашлары аның [«Музыка турында» дип аталган] трактатына югары бәя бирәләр. К.Гыйззәтов. Эстоннарның үзләре хакында югары фикердә булуларына да җирлек бар – хезмәт сөючән, рухи тормыш белән яшәргә омтылучан горур милләт ул! Т.Әйди 17) Иң катгый, иң каты, иң кискен. Революция өчен шулай кирәк, дип исәплисез икән, иң югары җәзага тартыгыз – атыгыз мине. Р.Мөхәммәдиев 18) Ялкынлы, күтәренке рухлы, көчле. Зөләйха образында ул [Гаяз Исхакый] бу батыр хатынның бөтен язмышын билгели, аның үз дине өчен алып барган тиңдәшсез көрәшен югары пафос белән сугара. А.Әхмәдуллин 19) Зур хөрмәт күрсәткән, олылауны белдергән; хөрмәтле, ихтирамга лаек, олы, бөек. Халык аңа үзе исән чагында ук «кануни», «шәүкәтле» дигән югары исем-атларны нигезсез көе, тиктомалдан гына такмагандыр. В.Имамов 20) Иң кырыс таләпләргә җавап бирерлек, камил. Сүз сайлауда, сүз тәртибендә, җөмлә төзелешендә, өслүбнең сыгылмалылыгында һәм нәфислегендә Коръән аятьләре шагыйрьләр һәм, гомумән, әдипләр өчен иң югары зәвык үрнәге булып тора. А.Тимергалин 21) Дәрәҗәсе, тоткан урыны белән өстен булган, абруйлы, авторитетлы. Югары даирәгә мөнәсәбәтле һәр белекле мирза олуг кенәзгә ярлык җибәрүне үзенең асыл бурычы сыйфатында кабул кылды. М.Әмирханов. Аннары, хатта әйтелгәндер, сез Аттила янына иң югары санлы илче – магистратлардан торган делегация җибәрергә тиешсез. З.Хәким 22) Зур мал-мөлкәткә, байлыкка, күп акчага ия булган, бай. Югары катлау кулланган тәсбихләр асыл ташлардан ясалган була. А.Тимергалин 23) Тормышның матди ягына карамаган, саф рухи, күңел, рух, җан белән бәйле. Ул [борынгы кеше] киек хайванны уңышлы аулау һәм дошман белән көрәштә аны җиңеп чыгуга гына түгел, бәлки дуслык, оешканлык, мәхәббәт кебек югары хисләргә дә шатлана белә торган булган. К.Гыйззәтов 2. рәв. мәгъ. 1) Өскә, өскә таба; киресе: түбән, түбәнгә. Рәфис, агачлар ышыгында басып торган килеш, ике кулын югары күтәреп, киерелеп, тирән сулыш алды. А.Вергазов 2) Үргә таба, текәлек өстенә, өстәрәк урнашкан җиргә. Мостафа, таш араларындагы ярыкларга тотына-тотына, югары үрмәләде. Г.Әпсәләмов 3) Офык читеннән биеккәрәк, горизонттан өскә таба. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, [бал кортлары] көтүләре белән, бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар. А.Алиш 4) Баш очыннан өстә, биектә, биеклектә. Мартта болытлар тиз һәм югары йөзсә – көн яхшырыр. Сыналмыш. Яшь шагыйрьләр үтә образлы язалар, аларның шигырьләре --- Сабантуй сөлгесе сыман һәрчак бик югары эленгән була. Р.Вәлиев 5) Агымга каршы юнәлештә, елга, инешнең башына, башланган урынына таба. Сөләйман гаскәрләре Дунайның ике яры буйлап югары күтәрелә башлагач та, күрше каһанлыкның солтанына бүләк тә юлламыйча, король булырга чамалаган Фердинанд Будадан Венага чыгып качкан. В.Имамов 6) Түргә, чыгу юлыннан эчкәрәк, алгарак үтеп. «Әй углым, --- үзеңнән олуглар барында алардан югары утырма, пакь, нәфис җирләргә төкермә», – дип, тәнбиһ вә васыять итмештер ки. К.Насыйри 7) югарыда кит. у.-вак. килеш форм. Текстның, сөйләмнең алдагырак өлешендә, шуңа кадәр (искә алыну, әйтелү, язылу тур.). «Идегәй» дастаны – югарыда әйтеп үтелгән урта гасыр татар (болгар) шагыйрьләре тарафыннан язылган әсәрләрдән үзгә буларак, тарихи фактлар нигезендә иҗат ителгән эпос. К.Гыйззәтов 8) Нинди дә булса сыйфаты, үзенчәлеге белән өстенрәк, яхшырак, дәрәҗәлерәк итеп. Сәяхәтче һәм күзәтүчән шаһит буларак, ул [Гобәйдулла Әмиров] мәшһүр Исмәгыйль агадан да һәм, әгәр инде руслар белән чагыштырыйк дисәк, атаклы Афанасий Никитиннан да югары тора. А.Тимергалин 9) Уңай рәвештә, яхшы дип табып. Борынгы римлылар грек әдәбиятын югары бәялиләр. К.Гыйззәтов 3. югарылар и. мәгъ. 1) Хакимият органнары, җитәкче оешмалар. Блок башлыгы, үзеннән югарылар белән сөйләшеп алгач, Мусага кабинетына яндаш буш бүлмәне тәкъдим итеп, өенә китте. Ш.Маннур. Кулыңнан килмәгәч, нигә начальник итеп сине тоталар соң? Югарылар күрми микәнни? А.Гыйләҗев 2) Дәрәҗә, абруй яки байлык белән өстен торган катлау. Үзеңнән түбәннәргә карап шөкер ит, югарыларга карап фикер ит. Мәкаль 3) Абруй яки байлык китерә торган шартлар, шундый тормыш дәрәҗәсе; өстенлек, камиллек. Ир кеше, Фәридә ханымның фаразынча, нәкъ менә шушындый сыйфатларга ия булырга тиеш иде: дәрәҗә сөйсен, югарыга омтылсын, нинди генә гамәл кылса да, әүвәле – гаиләсенә һәм милләтенә файда өчен тырышсын. Ф.Яхин ◊ Югарыга юл алу к. югары күтәрелү. Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга таба юл алдым. Һ.Такташ. Югарыдан карау Һавалы булу, үзен башкалардан өстен санау, зурдан тоту. Һаҗәрнең һәммәгә югарыдан карый алырлык бикә мәртәбәсенә ирешүе күпләрнең эчен яндырды. Г.Ибраһимов. Югарыдан очу к. югарыдан карау. Югарыдан узу к. югары узу. Ул, килеп кереп, сәлам бирү белән --- мәҗлестәгеләр берьюлы ачык сүз белән каршыладылар: – Ә, Кәрим мәхдүм, синме?.. Әйдүк, югарыдан уз... Г.Ибраһимов. Югары күтәрелү Дәрәҗәгә, максатка ирешү, абруй, дан казану, камилләшү, үсү. Укып гыйлем һәм дәрес юлында дәвам иткәннәре күп югары күтәрелеп, башкалардан шактый оста булалар. Г.Баруди. Югары узу Түргә килеп утыру, хөрмәтле урынга узу |