ЮГАРТЫН рәв. сөйл. 1) Югарыдан, биектән; югарыда булган килеш, биектә торып. Югартын, бик югартын пар-пар тургайлар сайрап, көмеш тавышлары белән табигатьне күмәләр. Н.Думави. Бөркетләр очалар югартын! И.Юзеев

2) Өске ягыннан, башыннан, очтан, очыннан гына. Аларда, гомумән, «ашлык эскерте» дигән төшенчә булуына шигем бар, чөнки, чыганакларга караганда, Борынгы Мисырда ашлыкны урганда да бик иелеп тормаганнар, югартын урганнар, һәм басуда озын, биек камыл кала торган булган. А.Тимергалин

3) күч. Мактанып, бик һавалы кыланып; өстән генә, артык җентекләп тормыйча. Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Г.Тукай

Югартын очу 1) Зур максатлар кую, бөек хыяллар белән яшәү. Яшь чагында күңел кошы бик югартын оча иде, Болытларга канат җилпеп, йолдызларны коча иде. Оча иде, канат талды, кунаклады түбәнгәрәк. Г.Афзал; 2) Бик югары таләпләр кую; тәкәббер кылану, үзен эре, һавалы тоту, кәпрәю. Кыз халкы, --- матуррак та булса, бигрәк тә югартын очарга тели. Ш.Маннур. Югартын торып 1) Гомуми нәтиҗә чыгарып, фәлсәфи фикер йөртеп. Иптәшләренең, дус һәм таныш кызларының өметен җимермәс өчен, Фатихка югартын торып, акыллы сүзләр генә сөйләргә, фәлсәфәгә чумарга кирәк иде дә, характеры андый түгел. И.Нуруллин; 2) Үзен башкалардан өстен куеп, тәкәббер тотып. Күрәм: син [Закир], элеккечә үк, бик югартын торып сөйләшәсең кешеләр белән. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә