ЮГАЛУ ф. 1) Кемнеңдер карамагында булган әйбере, милке саксызлык белән кайдадыр онытылып яки төшеп калып юкка чыгу, җуелу; урлану. Берсенең бияләе югалган, анасы җир астыннан таптыра!.. А.Гыйләҗев. Ишетсен колагы: берәр әйберем югалса, хәзер милиция чакыртам! Ф.Яхин 2) Кайда ятуы билгесез булу, табылмау. Бәхетенә күрәме, әллә инде тегеләрнең башка эшләре күп булдымы, әллә югалган сука белән вакланасылары килмәдеме, ике милиционер бүтәнчә килеп борчымады. Р.Низамиев. Кызганыч, ул пистолет әллә югалды, әллә урладылар аны шунда. А.Гыймадиев 3) Күзгә күренми башлау, күз алдыннан, күз күременнән юкка чыгу. Аны [машинаны] бездән алда кабызып, ыргылып урыныннан кузгалды, юлда тезелешкән машиналар төркеме арасына чумып, шунда ук күздән дә югалды. А.Хәсәнов. – Тиз әйләнеп киләм, – диде дә, сукмак буйлап төшеп, тыкрыкка борылды, китеп тә югалды. Ф.Яхин 4) Нәрсә дә булса эченә кереп күренмәс булу, яшеренү. Тау кадәр трактор, утлары белән авыл урамын тутырып, буран эченә кереп югалган гына иде. Г.Гыйльманов. Ул [Миңлебай] караңгылык эченә кереп югалганчы карап торды. Н.Яһудин 5) Каядыр китеп бару, билгесез якка һәм билгесез вакытка китеп юк булу, кайдалыгы мәгълүм булмау. Кайсыдыр ягы белән тәэсир иткән бу кешенең шулай көтмәгәндә югалуы, бөтенләй юкка чыгуы аянычтан да аяныч иде. М.Кәбиров 6) Адашу, юлдан язу. Беләсездер, балалар, Урманда югалсалар, Ул кешегә ни диләр? Адашкан, мескен, диләр. Р.Корбан 7) Озак килми тору, хәбәре булмау, очрамау, күренеп йөрмәү. Аннан [телефоннан]: «Княгиня, сез кая югалдыгыз, нигә тавыш-тыныгыз юк?» – дигән шелтәле тавыш ишетелде. М.Әмирханов. Югалды: ни кичке уенга чыкмый, ни су буена. А.Фәләх 8) Үлү, вафат булу. Югыйсә, олыгая-олыгая, таныш-белешләрнең арадан югалуына күнегә барасың... Р.Зәйдулла 9) Үтерелү, һәлак ителү, бетү. – Атасы мескен генә бәхетле көннәрне күрә алмады шул, – дип, Октябрь өчен булган канлы сугышларда югалган ирен хәтерләде. А.Алиш. Типсә тимер өзәрдәй йөзәрләгән ир-ат белән бергә аның әтисе дә чит җирләргә чыгып югалды. В.Имамов 10) Бетү, юкка чыгу. Якты күлдәге кичәге дулкыннар каядыр югалганнар, камышлар да, шәмдәй булып, җиңү музыкасын тыңлыйлар. А.Алиш 11) Качу, тиз китү, юк булу, бу урында башка күренмәс булу. Бар, хәзер үк күземнән югалыгыз! Н.Яһудин. Мин исә, кызып китеп: «Хәзер үк яхшылык белән югал күз алдымнан!» – дип ыжгырып өстенә килә башлагач, кабат: «Вот псих!..» – дип, чигенә-чигенә китеп үк барды. Казан утлары 12) күч. Билгесез булып калу, әрәм булу, эзсез бетү, үзеннән нәтиҗә калдырмау. Син – деловой! Берчакта да Югалмассың син ансы... Р.Миңнуллин. Галимулла белән дуслык тотса, югалмас улы, югалмас. Ф.Яхин 13) күч. Әрәмгә китү, әрәм булу, нәтиҗәсез юкка чыгу. Кәгазьгә язылмаган гыйлем әрәмгә югала. Мәкаль. Яшәгән гомернең, мөгаен, күбрәк өлеше әнә шул кимегән көпшәк бозлардай файдасызга югала. А.Вергазов 14) күч. Нинди дә булса рухи халәт, аерым бер сыйфат бетү, калмау, юкка чыгу . Аның күңелендә мәхәббәткә, изгелеккә булган ышаныч югалды... М.Кәбиров. Йортыбызның яме югалды, нуры сүнде – чын ихластан әйтәм... Г.Гыйльманов 15) күч. Билгеле бер эзлеклелеге, тәртибе китү, буталу. Абыйсы кузгаткан сүзнең очы шуның белән югалды. Ф.Садриев 16) күч. Бөтен игътибарны үз уена, борчуларына юнәлдереп, чынбарлыктан читкә китү. Уйларында югалган Сабир да айныгандай булды, беләгемнән тотты, зурдан кубып сөйли башлады. Ф.Яхин Югала бару Торган саен күбрәк югалу; акрынлап, аз-азлап, бер-бер артлы югалу. Зәңгәрсу офыкта югала барган теплоход шәүләсе... М.Кәбиров Югала башлау Югалуга таба бару; югалырга тотыну. Сакалга чал кереп, буемның төзлеге дә югала башлаган. Г.Ибраһимов. Соңгы көннәрдә карт тагын каядыр югала башлады. А.Алиш Югала тору Һәрберсе, булган берсе югалу. Диңгезчеләрнең калын олтанлы ботинкалары астыннан вак ташлар кубып, сикерә-сикерә, түбәнгә тәгәрәделәр, әкрен генә чайкалган дулкыннар эченә чулт итеп чумып югала тордылар. Г.Әпсәләмов Югала төшү Бераз, берникадәр югалу. Сезнең текстта милли колорит ярлыланган, шуның өстенә комедиячел моментлар да югала төшкән. Т.Гыйззәт Югала язу Чак кына югалмый калу. Күрәсең, апамның боегып калуы минем, югала язып, әти-әниемне хәсрәткә салуда гына түгел. Т.Нурмөхәммәтов Югалып алу Азга, кыска вакытка югалу. Килгән егетләр каядыр югалып алалар. Т.Галиуллин Югалып бетү Барысы да югалу; тулысынча югалу. Аның яшьлек елларында иҗат иткән төрле сюита, экспромтлары нотага салынмаган, ил буйлап гастрольләрдә йөргәндә таралып, югалып беткәннәр. Л.Хәмидуллин. Туганнарым кайсы кая югалып беткән, кайсы башка дөньяга китеп барган... Г.Гыйльманов Югалып йөрү Әле, хәзерге вакытта, кайдадыр югалу. Үзең, эшләүчеләргә салкын әйрән алып киләм, дип киттең, ә үзең әллә кайларда югалып йөрисең, тинтәк малай! Н.Яһудин Югалып калу 1) Бөтенләй, кайдадыр югалу, юкка чыгу. Әмер гүләп килгән җил эчендә югалып калды, мизгел дә үтмәде, ком өермәсе кояшны йотты, җиһан караңгылыкка чумды. М.Әмирханов 2) күч. Аптырашка төшү, нишләргә белмичә тору, каушау. Көтелмәгәндә килеп кергән апасы алдында ул тәмам югалып калган иде. Ф.Яхин Югалып килү к. югала бару. Мондый чакта инде югалып килгән яучылык традициясе турында ничек искә алмыйсың! Сөембикә Югалып кую Кинәт, көтмәгәндә югалу. Юк, юк, Мөхәммәт бабай, кешенең күз карасы кебек әйберен ничек курыкмыйча юлга аласың ди. Югалып куйса. Ф.Яруллин Югалып тору Бертуктаусыз, һаман, гел югалу; әлегә, вакытлыча югалу. Бала белән юанып алгач, күңеле бераз тынычланып киткәндәй булды, тынгысыз уйлар югалып торды. Н.Фәттах. Шул китүеннән ул ун көннәр чамасы югалып торды. А.Хәсәнов. Ә менә күрше-тирә кетәклекләрдән тавыклар югалып тора икән. Г.Гыйльманов |