ЮГАЛТУСЫЗ с. 1. 1) Зыян килмәгән, зарарсыз; чыгымнарсыз. Минем өчен авыр момент булды, ләкин [бу] югалтусыз, отышсыз вариант иде. Татарстан яшьләре 2) Һәлакәтсез, бәла-казалар, фаҗига, үлем-җетемнәр булмаган. Бу [казларның муеннарын һавага таба сузып, каңгылдаша-каңгылдаша биюләре], күрәсең, исән-имин, югалтусыз көн өчен шатлык хисләре белдерү мизгеледер. С.Поварисов 2. рәв. мәгъ. 1) Берни югалтмыйча, зыян күрмичә, зарарсыз. Вакытында чәчеп, вакытында югалтусыз җыеп алу – әйбәт нәрсә, билгеле. В.Нуруллин 2) Һәлакәт, бәла-каза, фаҗига, үлем-җетем кичермичә. Ул бүген шат иде: олы юл чатында торган авылны югалтусыз диярлек аклардан коткардылар. З.Мурсиев |