ЮГАЛТУЛЫ с. 1) Зыянлы, зарарлы; чыгымлы. [ИлСаф] Зур сәхнәгә беренче тапкыр күтәрелеп, көчен сынап караганнан соң, эзләнүле һәм ачышлы, табышлы һәм югалтулы, сөенечле һәм көенечле шактый еллар узган. Г.Шәйхи 2) Һәлакәтле, бәла-казалы; фаҗигалы, үлем-җетемле. Соңгы еллар югалтулы булды: Хәниябез китте, Рөстәм Зәкуанны җирләдек... Шәһри Казан |