| ЮГАЛТУ I ф. 1) Милкен, үз карамагында булган әйберен саксызлык белән төшереп яки онытып калдыру, җую. Бу инде үз өе ишегенә ачкычын югалтып, керәлми интеккән бичараны хәтерләтә. З.Мурсиев 2) Билгесез җирдә аерылып калу, ялгыш ялгызы торып калу. Әниләрен югалткан каз бәпкәләренең ачыргаланып аны чакыруы авыл очыннан ук ишетелә иде. М.Талипов 3) Кемнеңдер кайда да булса тоткарлануы, озаграк күренми торуы сәбәпле, башка берәүнең аны кирәксенә башлавы. Өйдәгеләр югалткандыр инде безне. Р.Сәгъди 4) Берәр үзенчәлеген җую, нинди дә булса сыйфаты, сәләте юкка чыгу, бетү. Инде гарипләнеп, сәламәтлеген югалтып кайткан фронтовикка кулак малае дип бәйләнергә батырчылыклары җитмәде, ахры. З.Мәхмүди. Алсинә, аң-хәтерен югалткан кешедәй, кай тарафка юнәлергә дә белми, больница ишеге төбендә бераз таптанып торды. Р.Габделхакова 5) Азайту, киметү. Һавага һәр күтәрелгән саен, очучылар гәүдә авырлыгын шактый югалта. Ф.Хуҗин. Карчыга никадәр көчле, үткен тырнаклы булмасын, әгәр дә аңар югарыдан китереп канат белән бәрсәләр, һавада тизлекне югалтып, түбәнгә төшеп китәргә мәҗбүр. К.Рәхим 6) Әрәм итү, тикмәгә сарыф итү. [Салларны, каекларны] Үзебезгә әмәлләргә туры килсә, күп вакыт югалтачакбыз. М.Әмирханов 7) Нинди дә булса сәбәп, тоткарлык, кимчелек һ.б. аркасында зыян күрү, зарар алу. Менә бит ул ничек: өч меңне кесәсенә салып килгән Гафият хаҗи җиңел генә үз тормышын җайлый алган, ә ярлы-ябага, монда килгәч, соңгы тиеннәрен дә югалткан. М.Галәү 8) Якын, сөекле кеше вафат булу сәбәпле, аннан мәхрүм калу. Боларын мин соңыннан, инде Азатны югалтканнан соң гына белдем. А.Тимергалин. Сигез яшькә җиткәч, аналарын да югалттылар. М.Әмирханов 9) Яшерү, юкка чыгару, качыру. Тик бу тирәдән эзне югалтырга кирәк миңа. З.Зәйнуллин 10) Язу, ялгыштыру, тапмау. Авыр чиләкләрен күтәреп кайтырлык хәле дә калмады, җитмәсә, гомер бакый йөргән урманында юлны да югалтты. Р.Рахман . Төнлә юнәлешне югалту – хәтәр нәрсә, бөтенләй әллә кая килеп чыгуың бар. Ф.Хуҗин 11) күч. Билгеле бер эзлеклелектән, тәртиптән язу, буталу. --- зиһене сүзләрнең тәртибен югалтып, Гөлшат Фаиковна бөтенләй дә эчсез-тышсыз калды. Ф.Яхин 12) күч. Кулдан ычкындыру, форсатны качыру. Шушындый йомшак холыклы булуым белән күпме биеклекләргә күтәрелә алмыйча калдым, күпме мөмкинлекләрне югалттым. Р.Фәизов Югалта бару Торган саен күбрәк югалту. Үз холкымны һаман югалта барам, кешеләр генә түгел, үзем үземне дә танымыйм. А.Гыйләҗев Югалта башлау Югалтуга таба бару. Такташлар мактаган, һичбер нәрсә белән дә тапланмаган Бөек Ана образын югалта башладык бит. З.Мәхмүди Югалта төшү Тагын да югалту; бераз, берникадәр югалту. Карт килеп туктады, җетелеген шактый югалта төшкән күзләре белән йөземә текәлде. Ә.Хәсәнов. Кадими классик шигъри әсәрләрне мәкам белән башкару сәнгатен хәзерге вакытта югалта төштек сыман. Г.Макаров Югалта язу Чак кына югалтмый калу; югалтырлык дәрәҗәгә җитү. Фикри мөстәкыйльлек җәһәтеннән бөтенләй үз йөзен югалта язган вакытлы матбугат бер урында таптанып калды. М.Госманов. Сәүбән әнә шул тоемын югалта язды ахры. Г.Гыйльманов Югалтып алу Кыска вакытка, азга гына югалту. Шулай да, Гаделне югалтып алган берничә минут эчендә Мирвәлинең күңеленә кара шом кереп өлгергән иде инде. Г.Гыйльманов Югалтып бетерү Тәмам, тулысынча югалту; барысын да, бөтенесен дә югалту. Ләкин шулай да калабыз үзенең борынгы йөзен югалтып бетермәде. Ә.Еники. Гомер юлының күп өлеше үтелгәнлеген аңлагач, дусларын һәм якыннарын югалтып бетергәч, ул, ниһаять, вакытның гына түгел, үз буынының, җанга якын кешеләрнең китә баруын тойды. Р.Мирхәйдәров Югалтып килү Әлегә хәтле, акрынлап, аз-азлап югалту; бер-бер артлы югалту. Ул дөньяның мондый нечкә мәсьәләләрен тулысынча аңлау, тою, үз күңеле белән аларга тоташа алу сәләтен югалтып килә иде. М.Вәли-Барҗылы Югалтып кую Кинәт, көтмәгәндә югалту. Хисамый белән Җәләйнең көрәш вакытында сүзгә килүләреннән, --- моңарчы саклап килгән дуслыкларын югалтып куюларыннан курка иде ул. Н.Яһудин Югалтып тору Кыска вакытка, вакытлыча югалту. Син эчке дөньяңны да югалтып торырсың. А.Тимергалин. Шуны [язулы кәгазьне] кулына китереп тоттырганнан соң, Фәридә, кая барып бәрелергә белми, бермәлгә зиһенен югалтып торды. Н.Кәримова |