ЮВЕЛИРЛЫК и. 1) Ювелир (I) осталыгы; ювелир һөнәре, ювелир булу. – Әллә ювелирлыкка укытырга инде моны [олы малайны], – дип тә уйлап куя иде кайчакта Гамил. М.Маликова 2) Затлы металлар һәм җәүһәр-асылташлардан бизәнү әйберләре ясау эшчәнлеге. Болгар чорында ук ювелирлык, агач эшкәртү, итек басу, күн эшкәртү кебек һөнәрләр үсеш алган. З.Садыйкова |