ЮВЕЛИР II с. 1) Затлы металлар һәм җәүһәр-асылташлардан ясалган. Шул ук чорда нечкә һәм бай бизәкләрдән торган тукымалар, бизәкле чигү, сырланган савыт-саба, ювелир әйберләр һәм бизәкле сугыш кораллары эшләнә башлый. К.Гыйззәтов 2) күч. Төгәл, оста итеп эшләнгән, башкарылган. Хикмәт хәтта шигырьләрнең ювелир эшләнешендә дә түгел, хикмәт ул әсәрләрнең – зурмы, кечкенәме – үз заманын объектив чагылдыра алуында, чор рухын бирүендә. Р.Фәйзуллин |