ЮВЕЛИР I и. голл. 1) Затлы металлар һәм җәүһәр-асылташлардан бизәнү әйберләре ясаучы оста, зәркән. Камчы сабы да сөяктән, аны да ювелир бизәкләгән. Г.Гомәр

2) Шундый әйберләр сатучы, шул әйберләр белән сату-алу итүче. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә, таныш түгел шәһәрнең ювелир кибете янында, гасабиланып, милиционерлар йөренә, имеш. Р.Мирхәйдәров

3) күч. Үз эшен пөхтә, оста итеп башкарырга сәләтле кеше. Нечкә эш! Аның [резервуарларның] стеналары юка, монда ювелир булырга кирәк! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә