Ю’БКА и. пол. 1) Гәүдәнең билдән балтырга кадәрге өлешенә киелә торган хатын-кыз киеме, итәк ( 2 мәгъ.). Аның [Һаҗәрнең] өстендә кара юбка белән чигүле ак кофта. Г.Әпсәләмов

2) күч. эвф. Гомумән хатын-кыз заты; кызлар, итәк ( 8 мәгъ.). Тәүбә итәм кызлар сөяргә... --- Һәрбер юбка алдында Тиңсез башым юкка ияргә. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә