ЮАШЛЫК и. 1) Гауга-низаг күтәрми торган, тыныч холыклылык, басынкылык, күндәмлек. Матур кара күзләрендә аның юашлык, моңсулык сизелә иде. Н.Фәттах. Ислам юашлык, сабырлыкны алга куеп, кыенлыкка күнегеп яшәргә өйрәтә. Н.Абдулкәримова 2) Сүлпәнлек, җебегәнлек, булдыксызлык. Болай китүегезне җебегәнлек, юашлык итеп аңларга ярамый. М.Хуҗин . Юашлык, үшәнлек, телсезлек, власть кушканны җырлау – интеллигентның мескенлеге, кирәксезлеге. Н.Шәрифуллин |