ЮАШЛАНУ ф. 1) Холкында юашлык сыйфатлары барлыкка килү, юашка әйләнү. Соңгы вакытларда үз-үзенә йомылды Сөмбелә, юашланды, бәхетле үткән кыз чагы матур төш булып кына калды. М.Хәбибуллин . Ул елан каршында торган куян кебек юашланган, буйсынган, катып калган… Г.Закирова

2) күч. Басылу, тыну, сүрелү, тукталып, тынычланып калу. Шуннан соң лампаның ялкыны тилереп биюеннән туктый, юашлана, тигез генә яна башлый. Г.Әпсәләмов

Юашлана бару Акрынлап, аз-азлап юашлану. Һәр фикер саен туктап, тын алып, янә көр-гайрәтле аваз белән сөйләгәндә, Сафа Гәрәй ханга баласытып караганнарның мәгърур башы иелә, мыскыллы, вәкарь карашлары юашлана барды. Р.Батулла

Юашлана башлау Юашлану билгеләре күренү. Ул [Миңлебай], инде юашлана башлап: – Алайса Җаекка төшеп су эчеп меник, башларны юып алыйк, – диде. Н.Яһудин

Юашлана төшү Тагы да бераз юашлану. Картның башта шактый көр чыккан тавышы отыры юашлана төште. Р.Кәрами

Юашланып бетү Тәмам, бик нык юашлану. Юашланып беткән үшән бүре Карап тора әнә читлектән... И.Гыйләҗев

Юашланып калу Билгеле бер вакыттан, сәбәптән соң юашка әйләнү. Табигать, котырып-дулап алганнан соң, ничектер хәлсезләнеп, юашланып кала. Ә.Еники

Юашланып китү Кинәт, көтелмәгәнчә юашлану. Гөлбануга бу алыптай гәүдәле, уйнаган кебек кенә яшәгән кешенең кинәт оялчанланып, юашланып китүе сәер тоелды. Т.Гарипова

Юашланып тору Әле, хәзерге вакытта, күз алдында юашлану. Анда шулай сукыр көчек кебек юашланып торсаң, сиңа момент тәре кидерәләр. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә