ЮАШ с. 1. 1) Тавыш-гауга күтәрми, талашмый торган, тыныч холыклы, басынкы, күндәм. Юаш, басынкы Сәмигулла карт бер читтәрәк тора һәм, бу шау-шуны кузгатуына үкенгән сыман, сакалын тарткалый иде. А.Гыйләҗев 2) Зәгыйфь реакцияле, сүлпән, мөстәкыйль эш йөртми торган. Аеруча бу үшән, юаш Сәхәпкә карасаң, тормыштан гайрәтең чигәр, билләһи! Г.Гыйльманов 3) Һөҗүм итми, тешләшми, зыян салмый торган (шундый ихтималы булган җан ияләре тур.). Акъялның ыжгырып үзе өстенә килүен күргәч, шүрләде, ахрысы, утардагы икенче бер юаш атны җигеп йөрүне кулайрак санады. В.Имамов 4) Басынкылык, сабырлык, мескенлек сизелеп торган, артык йомшак (кыланыш, тавыш, үз-үзеңне тотыш һ.б. тур.). Бу акыллы, юаш күзләр Морозовта бүген ни өчендер озаграк тукталдылар кебек. Г.Әпсәләмов. – Сергеев чыннан да Рәсәй дошманы шикелле эш иткән бит, – дип, Михляевның юаш тавыш белән сүз кыстырып куюы Пётрга яңа дәрт өстәде. В.Имамов 5) күч. Әкрен, талгын, салмак. Иртәнге якта кар булып яварга тиешле язгы дым, күңелендәге өмет җылысыннан эреп, юаш яңгырга әверелгән. К.Кәримов 2. рәв. мәгъ. Йомшак кына, тынычлык саклап, саклык белән. Аның кырында очкан озын гәүдәгә юл сабып, юаш елмаеп, Фәридун Фазлыев басып тора иде. А.Гыйләҗев |