ЮАЧА I и. 1. 1) Вак-вак күмәч яки бавырсак рәвешендәге, майда кайнатып пешереп әзерләнә торган камыр ашы. Мондый чакларда әнисе иртәдән әзерләнә башлар иде: камырын баса, ипи сала, майда юача, бавырсак чыжлата, токмачын җәеп, киптереп, кисеп куя. Т.Гарипова 2) Гомумән теләсә нинди туй ризыгы, туй сые. Кода берлән кодача әзерлиләр зур юача. Ш.Мөхәммәдев 2. с. мәгъ. Майда кайнатып пешереп әзерләнә торган. Менә юача икмәк. Менә кабартма, каймак белән ашарсың. Р.Ишморат |