ЮАТУ ф. 1) Елаудан туктату, тынычландыру. Кечкенә чакта Ибрайның бишеген җилләр тирбәткән, көйсезләнсә – кошлар сайрап юаткан, авырып китсә – урман чәчәкләре үзләренең шифалы суларын эчереп терелткәннәр. Ф.Яруллин . Әни кеше сабыен ничек юатырга белми янында бөтерелә. Г.Галиев

2) Кайгысы булган, кыенлык кичергән кешене тынычландыру, күңелен күтәрү. Нәсимнең юатып, аның күңелен күтәрергә тырышып әйткән сүзләре барыбер йөрәгенә барып җитмәде. Н.Фәттах. Ләйлә кизү торучы шәфкать туташын чакырып кертте дә, әнисен елмаюлы карашы белән юатып, чыгып китәргә җыенды. М.Маликова

3) Өметләндерү, ышаныч уяту. Шундый чаклар була: вакытында Иң кирәкле эшне кылмый калгач, Үземне дә бик еш юатам мин: Булыр әле, булыр! Р.Миңнуллин . Моңа кадәр ул үзен, ятим балага да якты кояш бер багар, дип юатып яши иде. В.Имамов

Юата башлау Юатырга тотыну. Әнисе аны күкрәгенә кысып юата башлады, аның «бай, бай, баю» дигән сүзләре ишетелде. Г.Әпсәләмов

Юата төшү Бераз, берникадәр юату. Бу сүзләр Хәйретдиннең күңелен азрак юата төшкәндәй иттеләр. Н.Яһудин

Юатып алу Тиз арада, аз гына юату. – Эше бетсә, менә кайтып җитәр, – дип, үзен үзе юатып алды карт. Р.Батулла

Юатып бетерү Тәмам тынычланганчы юату. Миләүшәне дә юатып бетерәсем бар. Кәеф ничек?

Юатып йөрү Озак вакытлар дәвамында юату. «Үкенүдән файда юк – үзем сайлаган язмыш», – дип, күңелен юатып йөрде. В.Имамов

Юатып карау Юатырга омтылу, юатырга тырышу. Ни кылырга да белмәгән Сәет Габдрахманны әле кочаклый-иркәли юатып карады, әле, аптырап, үзенең колакларын томалады. В.Имамов

Юатып килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле даими юату. Зәйнәп әби дә: «Кайтыр, Алла бирсә, кайтыр», – дип, аларны юатып килә иде. Ф.Яруллин

Юатып тору Һәрвакыт, гел юату. Аны, менә язабыз, инде язабыз, дип, гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Ә.Еники

Юатып чыгу Нинди дә булса вакыт дәвамында, билгеле вакытның башыннан ахырына кадәр юату. Сабыйны әнисе төн буе юатып чыга. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә