ЮАТКЫЧ и. 1. 1) Юаныч бирерлек нәрсә. Бу – тормыш барышын акларга тырышудан туган бер юаткыч иде. М.Гайнетдинов 2) Кечкенә балаларны юату, тынычландыру, дәртләндерү өчен, сөйләм ритмы белән хәрәкәт ритмын туры китертеп әйтелә торган кыска күләмле шигъри әсәр (мәс., Йокла, йокла, гөлием, Кая, битең үбием). Физик яктан чыныктыру, үстерү өчен, бәбигә төрле күнегүләр (кул-аякларыннан тотып гимнастика ясату, үчтеки итү, тез өстендә биетү, ике куллап, баланың күкрәгеннән аякларына кадәр сыпырып, үс-үс иттерү) ясарга кирәк. Халык әнә шундый күнегүләр эшләткәндә әйтелә торган махсус әсәрләр – юаткычлар иҗат иткән. Л.Сираева 2. с. мәгъ. 1) Юата алырлык, юата торган. --- үз эченә бикләнеп калган картның ничек тә күңелен күтәрәсе, аңа юаткыч сүзләр әйтәсе килә иде. Ф.Латыйфи 2) махс. Күңелне күтәрә, күңелне ача, юата торган; русчасы: утешительный. Яңа ел якынлашуын истә тотып, уенның гадел үтүен тикшереп-күзәтеп утырган укучылар арасында юаткыч призлар уйнаттык. Туган як |