ЮАНЫЧЛЫ с. Юата, күңелне ача, тынычландыра алырлык, юаныч китерә торган. Арып, җәфаланып беткән кешеләр өчен бу – бүген ишетелгән бердәнбер юанычлы сүз булды. М.Галәү. Сугыш вакытында андый сорауларны бирү куркыныч, бервакытта да юанычлы җавап ала алмыйсың. Т.Нурмөхәммәтов |