ЮАНЫЧ и. 1. 1) Юандырырлык, тынычландырырлык әйбер, сүз, эш яки хәл, шөгыль. Үчнең әрнеткеч газабы түзеп булмаслык хәлгә җиткәч, бәк бабасы Акбулатның сүзләреннән юаныч эзли башлады. М.Юныс. Аңа, дус-ише, туган-тумачасы булмаган һәм халык арасына чыгып йөри алмаган кешегә, чын мәгънәсендә бер юаныч иде ул телевизор. В.Нуруллин

2) Күңелне ача, юата, тынычландыра торган зат. Бу авыр сынауда хатыны Тәскирә аңа зур таяныч, аяк очында бөтерелеп йөргән малае юаныч булды. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. к. юанычлы. Радиодан да юаныч хәбәр ишетелмәде. Г.Әпсәләмов. Юаныч сүзләр ялкыны һәм суыклыгы... Н.Абдулкәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә